Район мәктәпләре яңа уку елына әзер
Уку елы башланырга санаулы көннәр генә калып бара. Әлеге уңайдан, әти-әниләр, балалар мәктәп кирәк-яракларын сатып алу, әзерлек ыгы-зыгысында кайный. 1 сентябрьдә укучыларга янә үз ишекләрен ачачак белем йортлары да биналарны, мәктәп яны территорияләрен төзекләндерү һәм башка шундый зур эшләрне тәмамлап, әлеге вакытта вак-төяк оештыру эшләре белән генә мәшгуль.
Башкарма комитет карары нигезендә, башкарма комитет, мәгариф идарәсе, күзәтчелек органнары хезмәткәрләреннән торган махсус комиссия 10-15 август көннәрендә райондагы барлык белем бирү учрежденияләрен (24 мәктәп, 25 балалар бакчасы) йөреп, аларның яңа уку елына әзер булуын тикшерде.
Үткән атна шимбәсендә исә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев җитәкчелегендәге, мәктәп директорлары, мәгариф идарәсе хезмәткәрләреннән тупланган коммиссия, аерым мәктәпләрне генә карап, аларның әзерлегенә бәя биреп чыкты.
Иртәнге сәгать 5тә Шилнәбаш авылы мәктәбеннән башланган объезд, кичке сәгатъ 8дә Теләнче Тамак авылындагы сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен мәктәптә тәмамланды. Комиссия мәктәпләрне 10 критерия буенча бәяләде. Монда мәктәп яны территориясен төзекләндерү, спорт мәйданчыкларының торышы, мәктәп бинасының тышкы кыяфәте, мәктәпнең фойе һәм коридорлары, уку бүлмәләренең ремонт эшләреннән соң торышы, белем бирү учрежденияләренең укутучылар белән тәэмин ителеше һәм башкасы керде. Әлеге критерияләр буенча, районның барлык белем бирү учакларына бәя бирелде һәм яңа уку елына иң яхшы әзерләнгән өч мәктәпне иртәгә үтәчәк август конференциясендә бүләклиячәкләр.
Әзерлек эшләренә шактый иганәчеләрне җәлеп иткән мәктәпләрне дә билгеләп үтәргә кирәк. Бу Теләнче Тамак сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп, Иске Абдул, Түбән Суыксу, Кече Шилнә авыллары һәм Круглое Поле, Яңа поселогы мәктәпләре. Алар җәмгысы 3 млн 900 мең сум күләмендә иганәче акчасын әзерлек эшенә тотканнар. Шулай ук, 4 млн сумнан артык акча җирле бюджеттан Яңа поселгы мәктәбенә койма тотуга, Биклән балалар бакчасында җылылык системасын, Сәмәкәй урта мәктәбендә ашханәне төзекләндерүгә һәм Яңа Бүләк мәктәбенә, Куады авылындагы балалар бакчасын ремонтлауга бүлеп бирелгән иде.
Нәтиҗәдә, комиссия белем бирү учрежденияләрендә башкарылган эшләрдән кәнагәть калып, аларның барсын да 2022-2023 уку елына әзер дип тапты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев