Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Президентыбызның фатыйхасы белән

Районыбызга эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килде. Рөстәм Миңнеханов Круглое Поле поселогында газлаштыру программасын дәвам итү буенча йөздән артык йортка газ кертү тантанасында катнашты, ул республикада газлаштыру буенча башкарыла торган эшләргә кыскача гына тукталды һәм бистә халкын шатлыклы вакыйга белән тәбрикләде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Республикабызда федераль газлаштыру программасы уңышлы тормышка ашырыла. Быелгысы елны гына да Татарстаныбызда 11 мең яңа төзелгән йортларга газ кертелде. Бу – җитди ресурс. Халкыбызның тормыш-яшәешен яхшырту максатыннан алга таба да бу эшне дәвам итәчәкбез. Президент Программасын уңышлы дәвам итү һәм аны башкарып чыгу өчен бездә бөтен шартлар да бар. 
Круглое Поле поселогында яшәүче йөзләгән гаилә өчен бүгенге көн истәлекле һәм шатлыклы булып калачак. Йортларыгыз җылы булсын, тормышыгыз гөрләп торсын!» – дип Круглое Поле халкының сөенечен уртаклашты. 
«Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖе генераль директоры Рөстәм Ренат улы Усманов Круглое Поле халкының шатлыгын уртаклашты һәм сөенечле вакыйга уңаеннан республикабызда газлаштыру барышы белән таныштырды. «Йортларга газ керү – кеше тормышында мөһим роль уйный. Республикабыз 99,5% ка газлаштырылган. Бу – Татарстан Республикасы Президентының даими рәвештә ярдәм итүе белән дә бәйле.  Менә бүгенгесе көннән башлап Круглое Поле поселогында яшәүче йөзләгән кеше үзен тагын да бәхетлерәк хис итәчәк. Алда – җылыту сезоны тора. Шуңа кадәр өйләргә газ кертелү – аеруча зур әһәмияткә ия. Кыска гына вакыт аралыгында Круглое Поле поселогында газлаштыруны дәвам итү эшен башкарган кешеләргә, аерым алганда: «Газкомплектсервис» төзүчеләренә, оештыру эшләрендә ярдәм иткән район хакимиятенә, «Челныгаз» хезмәткәрләренә зур рәхмәт.
Район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев: «Районыбызда зур вакыйга – Круглое Поле поселогын газлаштыру эше уңышлы башкарылды. Җирлегебездә 120 дән күбрәк йортлар салынган участокларда газ кертү буенча зур эш алып барыла. Гомумән, районыбызда газлаштыру зур темплар белән бара, ул 45% ка җитте. Электр энергиясен файдаланудан газ ягулыгына күчеп гаилә бюджетына сизелерлек экономия ясыйбыз. Көзгә – җылыту сезонына кадәр газ кертү – халыкның тормыш-яшәенә уңай йогынты ясый. Бүгенге күңелле вакыйгага җыелу форсатыннан файдаланып: «Республикабыз Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖенә, Сәнәгать министрлыгына, газ кертү өлкәсендә эшләүче төзүчеләргә район халкы исеменнән рәхмәт әйтәсем  килә. Райондашларыма җылыда яшәргә, эшләргә һәм газ ягулыгыннан уңышлы файдаланырга язсын», – дигән җылы теләкләрен ирештерде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖе генераль директоры Рөстәм Усманов, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев символик төймәгә бастылар һәм поселокта газлаштыру программасын дәвам итү символы булган факельны кабыздылар.
Аннары килгән кунаклар Круглое Поле поселогында яңа гына газ үткәрелгән гаиләдә булдылар, аларның олы шатлыгын уртаклаштылар. Республика Президенты, килгән кунаклар һәм поселок халкы арасында җылы әңгәмә дә булып алды.
Круглое поле поселогында өйләренә зәңгәр ягулык кертү уе белән янган йөздән артык йортта яшәүче кешеләрнең зур хыялы тормышка ашты.  Газ аларның җир участоклары чикләренә бушлай китерелде. Бу – поселок тарихында яңа борылыш, зур вакыйга. Әйтергә кирәк, мондый күңелле вакыйга авыл-салаларның, поселокларның яңаруына, яңа сулыш белән үсеп китүенә, яшь гаиләләрнең авыл җирлекләренә тартылуына сәбәп тә булыр. 
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X