1 сентябрь 2022 яңалыклары
-
Президентыбызның фатыйхасы белән
Районыбызга эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килде. Рөстәм Миңнеханов Круглое Поле поселогында газлаштыру программасын дәвам итү буенча йөздән артык йортка газ кертү тантанасында катнашты, ул республикада газлаштыру буенча башкарыла торган эшләргә кыскача гына тукталды һәм бистә халкын шатлыклы вакыйга белән тәбрикләде.
-
Чыңлады беренче кыңгырау!
Бүген, туган илебездә, шул исәптән Тукай районында да “Белем бәйрәме”н билгеләп үттеләр, мәктәпләрдә тантаналы ленейкалар булды, беренче көмеш кыңгырау чыңы яңгырады. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасыннан атлаган сабыйлар һәм аларның әти-әниләре өчен бу көн аеруча истәлекле, шатлыклы, дулкынландыргыч булды. Безнең районда гына да 1 сентябрь көнне 4377 укучы мәктәпләргә килде. Шуларның 528зе – беренче сыйныфка килүче сабыйлар.
-
Хәләл дебет карталары гамәлгә керәчәк
Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы Татарстандагы банк белән берлектә «Мөселманнар өчен банк карталары» проектын эшләде һәм раслады. Шәригать нормаларына туры килгән дебет картасы эчтәлеге буенча — банкның стандарт карталы продуктларына якын.
-
Мәләкәсләр булдыра!
Казан шәһәрендә «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивале узды, анда Татарстан, Самара, Омск, Чиләбе, Санкт-Петербург, Удмуртия, Башкортостаннан 55 тән артык коллектив катнашты. Фестивальдә безнең коллективлар лаеклы чыгыш ясады: «Питрау» балалар фольклор ансамбле, ул үзенең җирле фольклорын һәм керәшен халык биюе белән «Яшьлек» балалар хореография коллективын күрсәтте.
-
Тукай районы гаиләләренә ана капиталы тапшырылды
Тантаналар сараенда Ана капиталына сертификатлар тапшырылды.
-
Игътибар-балалар!
Балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаларын кисәтү максатыннан 2022 елның 22 августыннан 11 сентябренә кадәр Татарстан Республикасында «Игътибар-балалар!» акциясе старт алды.
-
Терроризмга каршы комиссия утырышы
Башкарма комитеты утырышлар залында Татарстан Республикасы Тукай районы территориясендә террорчылыкка каршы комиссиянең һәм оператив төркемнең чираттагы киңәйтелгән уртак утырышы узды.
-
«Супер яшелчә-2022»
«Якты юл» (Светлый путь) газетасы редакциясе «Супер яшелчә-2022» исемле бәйге игълан итә. Әгәр дә сез быел искитмәле зурлыкта берәр төрле яшелчә үстергәнсез икән,( ул кабак, чөгендер, кишер, кәбестә, бәрәңге яисә башка төрле яшелчә яки җиләк-җимеш булырга мөмкин) шуның фотога төшереп безгә җибәрүегезне сорыйбыз. Фотосүрәт белән бергә үзегезнең кайдан булуыгыз, исем фамилиягезне, яшелчәнең ничә килограмм икәнен, диаметрын, кайда, кайсы авыл бакчасында үсүен дә язсагыз иде. Контактка керү өчен телефоннарыгызны да язарга онытмагыз. Үскән урынын телефоннан видеога төшерсәгез тагы да әйбәт.
-
Яңа уку елы белән!
Хөрмәтле укытучылар һәм тәрбиячеләр, мәгариф системасы ветераннары, укучылар, әти-әниләр! Сезне яңа уку елы башлану белән чын күңелдән тәбрик итәм. Беренче сентябрь - безнең һәркайсыбыз өчен истәлекле һәм дулкынландыргыч вакыйга. Беренче кыңгырау, хөрмәтле укытучыларыбыз, белем нигезләрен үзләштергән мәктәп еллары турындагы хатирәләрне күңелләрдә гомер буе кадерләп саклыйбыз. Белем - зур көч. Бүген тормышыбызның теләсә кайсы тармагында уңышлы, конкурентлыкка сәләтле һәм бәйсез булу өчен заман белән бер адымда атлау, белем белән ныклап коралланган булу шарт. Парта арасына утыручы һәр бала моны яхшы аңласын, бик тырышып укысын иде.