Тукай районында печән әзерләүгә яңгырлар комачаулый
Бүгенге көндә район аграрийлары өчен терлек азыгы әзерләү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 914 гектар күпьеллык үлән чабылган. Шуның 390 гектары - печәнгә, 260ы - сенажга һәм 264 гектары - яшел азыкка. Бүгенге көндә «Тукай азык-төлек корпорациясе» 250 тонна сенаж, ә...
Бүгенге көндә район аграрийлары өчен терлек азыгы әзерләү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 914 гектар күпьеллык үлән чабылган. Шуның 390 гектары - печәнгә, 260ы - сенажга һәм 264 гектары - яшел азыкка. Бүгенге көндә «Тукай азык-төлек корпорациясе» 250 тонна сенаж, ә Сәйдәшев исемендәге хуҗалык 5 тонна печән хәзерләгән. Шулай ук яфраказык һәм витаминлы үләннәр җыю актив рәвештә бара. Бүгенге көнгә алар 14 тонна күләмендә тупланган. Шушы көннәрдә «Ярыш», «Гигант», «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгы хезмәтчәннәре сенаж салуга керештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев