21 июнь 2017 яңалыклары
-
Тукай районындагы юл һәлакәтендә 77 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән
Тагын ике кеше төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган. Тукай районында ике автомобиль бәрелешкән, бер кешенең гомере өзелгән, тагын икесе хастаханәгә озатылган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Фаҗига турындагы хәбәр бүген иртән 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына килеп ирешкән. Боровецк...
-
Тукай районында якындагы тәүлек өчен ифтар һәм сәхәр вакытлары
Бүген, 21 июнь, Рамазан аеның 26 нче көне. Кояш баюга 27 нче көне башлана. Кояш 20 сәгать 19 минутта бата, бу авыз ачу вакыты. Иртәгә, 22 июнь көнне, кояш 2.45 сәгатьтә чыга. Сәхәр вакыты кояш чыгуга кадәр 2 сәгать алдан төгәлләнә, ягъни 0 сәгать 45 минутта. Иртәгә ифтар вакыты -...
-
Конфедерацияләр Кубогы кызганнан-кыза: кайда, ничек һәм кайчан?
Футбол буенча Конфедерацияләр Кубогында бүген ике матч уза. Россия җыелмасы Мәскәүдә Португалия футболчылары белән көч сынаша. Матчны 18.00 сәгатьтә "Беренче канал" аша карап була. Сочи Мексика белән Яңа Зеландияне кабул итәчәк. Уенны 21.00 сәгатьтә "Матч ТВ" аша карап булачак. Йолдызлы футбол Исегезгә төшерәбез, Санкт-Петербургта узган беренче уенда Россия футболчылары Яңа...
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре тракторларның төзеклеген тикшерәләр
Тукай районында «Трактор-Прицеп операциясе» дәвам итә. Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре предприятиеләр, оешмалар исәбендә булган һәм шәхси тракторларның, терлек азыгы әзерләү комбайннарының, үзйөрешле машиналарның төзеклеген тикшерәләр. Махсус чара 7 июль, җомга көнгә кадәр барачак.
-
Дин вә мәгыйшәт
Рамазан аеның соңгы ункөнлегендә тәравих намазында һәр дүрт рәкәгатьтән соң укыла торган зикер: «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Сүбөхәәнәл мәликил хәннән. Сүбөхәәнәл мәликил мәннән. Сүбөхәәнәл мәликил дәййән. Әлмәгъруфии бид гофраан, Вәл мәгъсүди бил ихсәәи. Әлвәәдәгъ, әлвәәдәгъ, Әлфиракъ, әлфиракъ, Йәә шәһри рамәәдан. Аллааһүммә, йәә кадиим, Йә дәимү, йәә галим. Игьфирләнә, йәә кәриим, Йә рахимү, йәә...
-
Район Советының XVI утырышы үтте
19 июньдә Тукай муниципаль район Советының уналтынчы утырышы үтте. Анда хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, палата рәисләре, яшьләр парламенты вәкилләре һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Шулай ук утырышта Тукай районының иҗтимагый Советы рәисе, бала хокуклары буенча район вәкаләтле вәкиле, район якташлык җитәкчесе бар иде. Утырышка 46 депутатның 38е килде....
-
Ветераннар өчен сугышсыз көннең һәр мизгеле кадерле
1941 елның 22 июне... Сугыш башлану турындагы шомлы хәбәр таралган иртә... Ул көннән соң 76 ел узган. Тукай районыннан (элеккеге Чаллы районыннан) сугышка 8228 кеше киткән, аларның 3545е әйләнеп кайткан, 4683е яу кырында ятып калган.
-
Сабан туе гүзәлен ачыклыйбыз
Сигез берсеннән-берсе сылу, уңган-булган Тукай районы кызы «Сабан туе гүзәле - 2017» бәйгесендә көч сынашачак. Комсомолец поселогы мәдәният йортында узачак әлеге чара 24 июнь көнне 17.00 сәгатьтә башлана. Анда Теләнче Тамак авылыннан Эльвина Борһанова, Боерганнан Айсылу Гыйльфанова, Иске Абдулдан Йолдыз Мәүләвиева, Иштирәктән Айзә Нургалиева, Бикләннән Гөлназ Нурмиева, Мәләкәстән Ильвина Шагалиева,...
-
Тукай районында печән әзерләүгә яңгырлар комачаулый
Бүгенге көндә район аграрийлары өчен терлек азыгы әзерләү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 914 гектар күпьеллык үлән чабылган. Шуның 390 гектары - печәнгә, 260ы - сенажга һәм 264 гектары - яшел азыкка. Бүгенге көндә «Тукай азык-төлек корпорациясе» 250 тонна сенаж, ә...
-
Тукай районында бүгенгә һава торышы
Бүген, 21 июнь көнне, Тукай районында 21 градуска кадәр җылы булуы көтелә. Болытсыз иртә белән сендереп, көн уртасына таба һава торышы үзгәрер, күк йөзендә болытлар пәйда булыр, һәм кичкә кадәр шулай дәвам итәр, дип хәбәр итә sinoptik сайты. Явым-төшем көтелми.