Паспортны Интернет аша рәсмиләштерү 30 процентка очсызракка төшә
Район Эчке эшләр бүлегенең миграция пункты тукайлыларны электрон юл белән күрсәтелә торган хезмәтләрдән файдаланырга чакыра. Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында теркәлеп, РФ гражданины паспортын рәсмиләштерергә, миграцион исәпкә басарга, ирекле дактилоскопик теркәлү үтәргә була. Портал аша эшләүнең өстенлекле яклары күп: беренчедән, вакытны янга калдырасың, чиратларда тормыйсың, тәүлекнең үзеңә уңайлы вакытында заявка җибәрәсең....
Район Эчке эшләр бүлегенең миграция пункты тукайлыларны электрон юл белән күрсәтелә торган хезмәтләрдән файдаланырга чакыра. Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында теркәлеп, РФ гражданины паспортын рәсмиләштерергә, миграцион исәпкә басарга, ирекле дактилоскопик теркәлү үтәргә була. Портал аша эшләүнең өстенлекле яклары күп: беренчедән, вакытны янга калдырасың, чиратларда тормыйсың, тәүлекнең үзеңә уңайлы вакытында заявка җибәрәсең. Шуның өстенә, паспорт алуга Интернет аша заявка биргәндә дәүләт пошлинасының күләме 30 процентка кимрәк була. Искә төшерәбез, 2018 елда 20 һәм 45 яше тулучы, ягъни 1998 һәм 1973 елларда туган гражданнар паспортын алыштырырга тиеш. Шулай ук 14 яше тулучылар, ягъни 2004 елгылар паспорт ала.
Дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә документларны шулай ук күпфункцияле үзәктә дә тапшырырга мөмкин. Ул Яр Чаллы шәһәре, ЗЯБ бистәсе, 17/23 йортында урнашкан, дип хәбәр итәләр район Эчке эшләр бүлегенең миграция пунктыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев