Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пасханы бәйрәм иттеләр

Үткән ялларда район авыл җирлекләрендә Олы көн яки, башкача әйткәндә, Пасха бәйрәме зурлап үткәрелде. Бәйрәм итү төнлә яки иртән чиркәүдә гыйбадәт кылу белән башлана. Гаиләләрдә посттан соң (христиан дине буенча сөтле һәм итле аш ашамый тору) мул ризыклы табын әзерләнә. Гореф-гадәт буенча бәйрәм куличы һәм буялган күкәйләр изгеләндерелә. Бу көнне...

Олы Шилнә авылының клубында «Пасха уеннары» дип исемләнгән мавыктыргыч чара узды. Балалар игътибар белән бәйрәм, аның гореф-гадәтләре турында тыңладылар. Соңыннан исә пасха йомыркасы рәсемнәрен төрлечә итеп буядылар, бөтен фантазияләрен эшкә җиктеләр. Моннан тыш күңелле спорт уеннарында да бик теләп катнаштылар. Бәйрәм ахырында исә бөтенебез дә җыелып тәмле куличлар белән чәйләр эчтек, дип хәбәр итә Олы Шилнә авылыннан Наталья Журавлева.

Фото Наталья Журавлева тарафыннан бирелде.

Ильбухтино авылында Пасха алдыннан балалар белән бергәләшеп махсус мастер-класс үткәрдек. Без, өлкән яшьтәге абый-апаларыбызга бәйрәм бүләге әзерләү максатыннан, сабын кайнаттык һәм күкәйләр буядык. Ә бәйрәм көнне исә куличларны изгеләндерү төнге сәгать дүртенче яртыга кадәр барды. Владимир атакай искиткеч җылы мохиттә догалар укыды, бөтенебез дә тынычланып, рухланып калгандай булдык.

Иртәнге якларда балалар молебенга килделәр һәм кыңгырауларда чаң суктылар. Соңыннан алар өчен күңелле һәм үтә дә кызыклы бәйрәм оештырылды. Без бергәләшеп күкәй тәгәрәтеп уйнадык, хәрәкәтле уеннарда катнаштык һәм квест чиштек. Иң күңеллесе - бәйрәм тәмамлангач, тәмле куличлар белән чәйләр эчтек, төрле-төрле матур итеп буялган күкәйләрдән авыз иттек, дип яза редакциябезнең электрон почтасына (yakti.ul76@gmail.com) Ильбухтино авылының клуб мөдире Татьяна Епифанцева.

Фото Татьяна Епифанцева тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев