Өметем, киләчәгем – интернатым-мәктәбем
Дөньяга сабый килде... тиздән ул кечкенә кулларын алга сузып, ата-анасына янына тәпи атлап китәр, нәни куллары белән аларны кочар. Озакламый, пар канаты - әти-әнисен җитәкләп мәктәп бусагасын атлап керер, аларның куанычлары булып, яхшы билгеләргә генә укыр. Күп тә үтмәс, югары уку йортында үзе теләгән һөнәр буенча укыр, яхшы белгеч булыр...
Кызганычка каршы, дөньяга килгән һәр сабыйны мондый бәхетле язмыш көтми. Статистика мәгълүматлары илебездә язмыш тарафыннан кыерсытылган балалар елдан-ел күбрәк туу турынла сөйли. Алкоголизм, наркомания, экологик пычранулар чәчәк аткан чорда башкача булуы мөмкин дә түгел. Әлбәттә, туганда алган, көнкүрештә килеп чыккан травмалар, нәселдәнлек йогынтысын онытырга ярамый. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында акыл үсеше тоткарланган балалар бар. Башкалар күзлегеннән караганда, гади генә тоелган акыл һәм физик хезмәт аларга зур кыенлык китерә. Хәзерге авыр, катлаулы чорда, социаль мохиттә югалып калмасыннар, тормышта үз юлын тапсыннар өчен мондый балалар өчен тернәкләндерү мәктәпләре эшли.
Шундый мәктәпләрнең берсе Теләнче Тамак авылында урнашкан. Сәламәтлеге чикләнгән балалар тәрбияләүче махсус тернәкләндерү белем бирү мәктәбенең директоры Наил Вәлиев әйтүенчә, мондагы чисталык, пөхтәлек, тәртип, балаларга карата хөрмәт - барысы да коллектив тырышлыгы, хезмәт җимеше. Мондый мәктәптә эшләү - үзенчәлекле вазыйфа. Интеллектуаль кимчелекле балаларга белем һәм тәрбия бирү педагог һәм тәрбиячеләрдән зур көч, сабырлык, икеләтә җаваплылык сорый. Мәктәпнең бурычы - укучыларны укырга, язарга өйрәтү, аерым бер һөнәргә юнәлеш бирү.
Интернат-мәктәптә балаларның укуы һәм яшәве өчен бөтен шартлар тудырылган. Һәр йокы бүлмәсендә санузел каралган, җылы идәннәр булдырылгын, якты уку бүлмәләре, иркен ашханә, медпункт, файдалы күнегү алу өчен остаханә һәм тегү бүлмәсе бар. Биредә балаларны авыл хуҗалыгы хезмәтенә өйрәтү өчен мәктәп яны бакчасы булдырылган. Тәрбияләнүчеләр өчен шулай ук күп төрле түгәрәкләр һәм секцияләр эшли. Балалар аларда бик теләп шөгыльләнәләр. Физик күнегүләр өчен спорт залы бөтен кирәкле тренажер инвентаре белән җиһазландырылган. Кыш көннәрендә хоккей белән шөгыльләнү өчен корт бар.
Һәрбер социаль учреждениедә булган кебек мәктәп-интернетта да актуаль мәсьәләләр юк түгел. Дәүләт кирәкле сумманы биреп торса да, үзенчәлекле балаларның гомерен тагын да шатлык һәм бәхет белән тулыландыру өчен өстәмә түләнмә кирәк. Үзләренең йөрәк кушуы белән балаларның яшәешен яхшыртырга омтылучылар шактый. Шуларның берничәсен санап үтәсе килә. Әйтик, хоккей корты төзү өчен район бюджеты акча бүлеп биргән, Чаллы шәһәр суды рәисе Ринат Гайфетдинов һәм аның ярдәмчесе Рамил Галиуллин һәр бәйрәм саен бүләк белән тәэмин итеп торалар, 2010 елда Чаллы эшмәкәрләре Илдар Вазыйхов һәм Ринат Мөмәммәтяров мунча керү һәм кер юу комплексын төзеп биргәннәр, эшмәкәр Валентин Зорников кар чистарту һәм җир эшкәртү җайланмалары, остаханәгә токарь һәм циркуляр станок бүләк иткән. Әле шушы көннәрдә генә, шул авылда яшәүче Ринат Габдрахманов яшәү һәм уку шартларын яхшырту өчен үз кесәсеннән акча күчергән. Бу олы йөрәкле кешеләрнең яхшылыгына бәя биреп бетергесез.
Күп кенә тәрбияләнүчеләр өчен интернат-мәктәп икенче өйләренә әверелгән. Чөнки алар монда белем һәм осталык алалар, чын дуслар табалар, яраткан шөгыльләрен үзләштерәләр, үз хыялларын тормышка ашырырга өйрәнәләр. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар үзләренең аерым бер дөньясында гына яшәргә тиеш түгел, җәмгыять тормышында катнашканда гына бала тулы канлы шәхес булып үсә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев