15 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Күзләреңнән җемелдәшеп йолдызлар җиргә тамды
Ташкичү авылы китапханәсендә әдәби кичә үтте. Кичәгә «Шатлык» клубы әгъзалары җыелдылар. Бу юлы аларны Чаллыда һәм Тукай районында яшәүче һәм иҗат итүче шагыйрәләр белән таныштырдык. Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова, Рәзинә Сәетгәрәева язган шигырьләр бөтен кешенең күңеленә хуш килде. Кичә дәвамында язучыларның тормыш юлы, иҗаты һәм яңа чыккан китаплары турында сөйләштек....
-
Баскетбол уенында көчлеләр билгеләнде
Сосновый Бор поселогының спорт залында мәктәп укучылары арасында баскетбол ярышлары оештырылды. Барысы бергә баскетбол уйнарга 12 егетләр командасы һәм 9 кызлар командасы килгән иде. Нәтиҗәдә егетләр арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: I урында - Новотроицкое, икенчедә - Кече Шилнә, өченче урында Биклән җыелма командасы калды. Кызлар арасында беренчелеккә шулай ук Новотроицкое...
-
Рәсем ясарга яратучы балалар шәһәркүләм конкурста катнашты
Яр Чаллы үзәк китапханәсенең милли туган як бүлеге тарафыннан оештырылган «Әкиятләр илендә» рәсемнәр конкурсына нәтиҗә ясалды. Әлеге бәйгедә авыл китапханәләре дә актив катнашты һәм яшь рәссамнар арасында урыннар билгеләнде. «Минем яраткан әкиятем» номинациясендә 7-11 яшьлек балалар арасында Мәләкәстән Артур Трофимов - беренче, «Әкият дөньясы» номинациясендә 6 яшькә кадәргеләр арасында Новотроицкоедан...
-
Шартлы хөкемнән «канәгать булмаучыларны» ирекләреннән мәхрүм итәләр
2015 елның ун аенда җәзаларны үтәтү инспекциясенең район филиалы аша 226 хөкем ителгән кеше үтте, дип белдерә филиал башлыгы Альберт Гермес. Әлеге орган шартлы хөкемгә тартылганнар белән эшли. Хокук бозучыларның бер өлеше инспекциядә исәптә торган чорда тәүбәгә килеп, шартлы җәзадан азат ителә. Ун ай эчендә, җәзаларны үтәтү инспекциясе тәкъдиме белән,...
-
Теләнче Тамак авылының волейбол командасы – җиңүче
Районда ТРның Конституциясе көненә багышланган волейбол ярышлары уздырылды. Барысы бергә Бәтке, Биклән, Мәләкәс, Күзкәй, Теләнче Тамак, Иске Абдул, Новотроицкое авыллары һәм Яңа поселогы спортчылары 13 уен уйнады. Нәтиҗәдә беренче урынны Теләнче Тамак авылы спортчылары яулады. Бәтке белән Биклән командалары икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. Волейбол чемпионатының иң яхшы бәйләүчесе итеп (связующий) Фәнил...
-
Штрафын вакытында түләмәүчеләрне суд үзләреннән башка да җавапка тарта ала
Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен билгеләнгән штраф бу турыдагы карар чыкканнан соң 70 көн эчендә түләнергә тиеш. Аның 10 көне карардан риза булмаган очракта аны кире карау максатына бирелә. Әгәр карар чыгарылганнан соң 90 көн эчендә түләү турындагы мәгълүмат ЮХИДИгә килеп җитмәсә, эш суд приставларына тапшырыла. Хокук бозулар турындагы административ...
-
Өметем, киләчәгем – интернатым-мәктәбем
Дөньяга сабый килде... тиздән ул кечкенә кулларын алга сузып, ата-анасына янына тәпи атлап китәр, нәни куллары белән аларны кочар. Озакламый, пар канаты - әти-әнисен җитәкләп мәктәп бусагасын атлап керер, аларның куанычлары булып, яхшы билгеләргә генә укыр. Күп тә үтмәс, югары уку йортында үзе теләгән һөнәр буенча укыр, яхшы белгеч булыр...
-
Волейбол ярышларында бөтен республика буенча II урынга чыктылар
Күптән түгел Менделеевск шәһәрендә Татарстан районнарыннан килгән спорт ветераннары командалары арасында волейбол ярышлары үтте. «Татарстан - яңа гасыр» иҗтимагый республика хәрәкәте кубогына оештырылган әлеге ярышларда безнең район спортчылары II урын яулап кайттылар. Бәтке, Теләнче Тамак, Түбән Суыксу авыллары спортчыларын җиңүләре белән котлыйбыз.
-
«Җәйнең тылсымлы мизгелләре»ндә җиңү яуладылар
Күптән түгел районның балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче Виктория Денисова һәм Ләйлә Әхмәтсафина Уфа шәһәрендә үткән «Җәйнең тылсымлы мизгелләре» дип исемләнүче халыкара иҗат конкурсында катнаштылар. Комсомолец поселогында яшәүче әлеге кызлар үзләренең фантазияләре һәм педагоглары Ләйсән Шәймәрданова ярдәмендә әлеге бәйгедә җиңү яулый алдылар. Ләйлә Әхмәтсафина үзенең кояш бату манзарасын тасвирлаган рәсеме белән...