Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәр – иң активлар

Район ветераннар (пенсионерлар) һәм инвалидлар оешмасының отчет-сайлау җыелышы узды. Чарада район башлыгы Фаил Камаев та катнашты. Шулай ук авыл җирлекләрендә эшләп килүче башлангыч ветераннар һәм инвалидлар оешмалары рәисләре, хакимият һәм башкарма комитет бүлекләре башлыклары, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты. 

Көн тәртибе буенча беренче итеп район инвалидлар оешмасы Уставының яңа редакциясе расланды. Аннары оешманың җитәкчесе Галимҗан Зарипов соңгы биш елда башкарылган эшләр турында хисап тотты. 
Бүген районда яшәүче 42 меңнән артык кешенең 11651е ветераннар (пенсионерлар), шуларның 2990ы инвалид. Районда 26 беренче ветераннар советы һәм беренчел инвалидлар оешмасы эшләп килә. Шунысын да әйтергә кирәк, 1863 пенсионер халык хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куюын дәвам итә. 
Район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов район социаль яклау, мәдәният, спорт, ЗАГС, архив бүлеге хезмәткәрләре белән кулга-кул тотынып эшләүләрен ассызыклады. 
Ветераннар һәм инвалидлар сәламәт яшәү рәвеше алып барсын өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган. Соңгы биш ел эчендә ветераннар һәм инвалидлар арасында спортның күп төрләре буенча спартакиадалар уздырылды.
Ветераннар һәм инвалидлар арасында иҗатка тартылучылар бик күп. Алар «Балкыш» үзешчән башкаручылар фестивалендә актив катнаштылар. Район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә 50 һәм аннан да күбрәк еллар бергә гомер итүче гаиләләрне котлау да матур традициягә әйләнде. 
Боерган һәм Комсомолец ветераннар һәм инвалидлар оешмалары җитәкчеләре Флүзә Сәлимова һәм Надежда Галицкая эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. 
Чыгышлардан соң район ветераннар һәм инвалидлар оешмасына яңа рәис сайланды. Бу вазифага Мәүлетҗан Хисамиев тәкъдим ителде. Конференциядә катнашучылар кандидатураны яклап бердәм тавыш бирде. Район башлыгы Фаил Камаев бүгенгә кадәр әлеге вазифаны башкарган Галимҗан Зариповка нәтиҗәле эшләве өчен олы рәхмәтен белдерде. 
Район башлыгы Фаил Камаев ветераннар һәм инвалид-ларның район тормышында актив катнашуларын ассызыклады. «Сез – яшь буынны тәрбияләүчеләр, сез – иң актив сайлаучылар, сез,гомумән, җәмгыятьтә иң активлар. Яхшы традицияләребезне саклап, яңартып, тарихыбызны барлап яшәү дә сездән тора. Шушы көннәрдә генә Нефтебазада архив йортын ачтык. Анда тарих дәресләре уздырырга мөмкин. Оныкларыгыз белән уку залына килегез, җирлегебез тарихын аларга җиткерегез. Бергәләп алынганда иң авыр мәсьәләләрне дә хәл итеп була. Бергә эшлик. Без – хакимияттә эшләүчеләр – сезгә һәрвакыт булышырга әзер» – диде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев