26 декабрь 2020 яңалыклары
-
Өлкәннәр – иң активлар
Район ветераннар (пенсионерлар) һәм инвалидлар оешмасының отчет-сайлау җыелышы узды. Чарада район башлыгы Фаил Камаев та катнашты. Шулай ук авыл җирлекләрендә эшләп килүче башлангыч ветераннар һәм инвалидлар оешмалары рәисләре, хакимият һәм башкарма комитет бүлекләре башлыклары, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты.
-
«Элек тимераякларны телевизордан гына күргәнем бар иде»
Мәләкәс мәктәбенең 5-нче сыйныф укучысы Бихрус Ташмаматов карлы кышны беренче тапкыр Татарстанда күргән һәм яраткан. Хәзер инде ул яшьтәшләреннән калышмыйча, тимераякта шуу техникасын өйрәнә.
-
Истәлекле медаль
Яңа Троицкий авыл җирлеге башлыгы Юлия Рыбакова «#МыВместе гомумроссия үзара ярдәмләшү акциясен оештыруга керткән өлеше өчен» РФ президенты исеменнән истәлекле медаль белән бүләкләнде.
-
Чыршы ачылуга килегез!
29 декабрьдә 15.00 сәгатьтә тантаналы төстә Тукай районы чыршысы ачылачак.
-
Район башлыгы котлый
8 январьда мәктәпләрнең төрле юнәлештә казанышларга ирешкән 100 укучысы район башлыгы чыршысына чакырыла.