Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Наркомания – заманы афәте: аннан беркемнең дә тулысынча дәваланганы юк

Тукай районында май-апрель айларында гына наркомания буенча исәптә торучы дүрт кеше якты дөнья белән хушлашкан. Алар 30дан 40 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар. Наркотик матдәләрне 5-10 ел кулланган булганнар. Үлүчеләр Бәтке, Түбән Суыксу авылларыннан һәм Нефтебаза поселогыннан. «Мондый рекордлы санның соңгы елларда күзәтелгәне юк иде», - дип белдерә үзәк больницаның...

Наркоманнар районның 20 авылында яши

Наркоманнарның иң күбе Круглое Поле поселогында. Анда бүгенгә наркотик һәм психотроп матдәләр кулланучы 23 кеше теркәлгән. Аннан кала, Бәткедә 9 кеше, «Татарстан» совхозы поселогында 4 кеше табиб күзәтүендә. Гомумән, наркотиклар кулланып караган кешеләр райондагы 80нән артык авылның 20сендә бар. Аларга, югарыда саналганнардан кала, Кече Шилнә, Комсомолец, Түбән Суыксу, Олы Шилнә, Ильбухтино, Иске Абдул, Күзкәй, Суровка, Мусзавод, Теләнче Тамак, Таулык, Иштирәк, Нефтебаза, Биклән, Казиле, Иске Дөреш керә.

Хәтта иң кечкенәләрдән саналган, шәһәрдән шактый читтә урнашкан Останковода да 2 кеше профилактик һәм 1 кеше диспансер исәбендә тора.

Иске Дөрештә, «Татарстан» совхозы поселогында, Олы Шилнәдә һәм Кече Шилнәдә берешәр кеше быел гына исәпкә бастырылган. Шунысы бераз тынычландыра, кыек юлга басучылар арасында районның мәктәп укучылары юк. Наркоманнарның күпчелеге яшьләр һәм урта яшьтәге гражданнар. Ләкин әти-әниләргә һич тә тынычланырга ярамый, балаңны бер мизгелгә генә игътибарсыз калдыру да коточкыч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип чаң сугалар табиблар.

Спайс кешенең аңын томалый, ул шәхес булудан туктый

Наркотиклар безнең җәмгыятькә нинди генә матдәләр рәвешендә керми. Марихуана, героин, морфин, опиум, гашиш, спайс дигән атамаларны һәрдаим ишетеп торабыз. Аларны тәмәке рәвешендә дә тарталар, уколын да кадыйлар, башкача да кулланалар мавыгучылар. Алар кешенең нерв системасына төрлечә тәэсир итә, химик составлары да төрлечә - организмны нинди халәткә китерәсен беркем дә төгәл генә әйтә алмый. «Күп очракта наркотиклар белән мавыгу бер генә мәртәбә тартып яки кадап карыйм да, яңадан кулланмыйм, дигән уйлардан башлана. Үсмерләрнең аңы гадәттә шулай уйлый. Аннары бер генә тапкыр татып карау җитди бәйлелеккә әйләнә.

Кеше шәхес булудан туктый, битарафлана, аның турында ни уйлыйлар, кая таба бара, тормышында ниләр бар - аның өчен боларның берсе дә мөһим булмый. Бары бер генә уй - доза табу гына борчый аны.

Аннары инде төрле психик авырулар, галлюцинация, саташу башлана, ишетү, күрү сәләтләре бозыла», - дип сөйли Раил Дамир улы.

Нәкъ менә спайсның аеруча куркыныч нәтиҗәләргә китерүен билгеләп үтә табиб. Героинда утырган наркоманнар алар үз нормаларын беләләр, ә менә спайска нинди химик матдәләр кушалар, яңа партиянең составы нинди - китерүче кеше аны үзе дә белми. Нәтиҗәдә организмга күтәрмәслек доза керә һәм кулланучы агуланып больницага яки психоз белән наркодиспансерга эләгә. Берничә ел элек Яр Чаллыда мәктәп укучысы белән булган шундый бер вакыйганы искә алып үтә доктор. Артык күп доза кертү аркасында укучы коса башлый, ләкин косыгын чыгарып бетерә алмый, кире йота, масса шулай итеп үсмернең үпкәсенә эләгә. Ә косыкта төкерек кислотасы бар, егетнең үпкәсе бактерияләр белән зарарлана. Табиблар үсмерне комадан чыгаралар, ләкин гомерне саклап калу мөмкин булмый. Берничә көннән егет җан бирә. «Әле спайслар керә генә башлаган чорда, ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләгән чорда минем күз алдымда бер яшүсмер 14нче каттан сикереп үлде. Психоз фонында андыйлар нәрсә эшләгәнен белми, баш бөтенләй уйламый, аларны үгетләү дә файдасыз, бары тик сизмәгәндә тотып кала алсаң гына...», - ди табиб.

Элеккеге наркоманнар булмый

Баласы мондый фаҗигагә тарымасын өчен ата-анага нишләргә соң? Бәхетсезлектән котылып кала алмагансың икән - үзеңне ничек тотарга, беренче эш итеп кемгә мөрәҗәгать итәргә? Балаңны сакларга теләсәң, аны игътибар үзәгеннән читкә җибәрмәскә куша белгечләр. Шикле уйларга этәрердәй вакытын калдырмаска, төрле шөгыльләргә җәлеп итәргә һәм, иң мөһиме, бала белән сөйләшергә, үз-үзенә бикләндермәскә киңәш итәләр. Наркоманнар тәртипсез тормыш рәвеше алып барган гаиләләрдән чыга дисәк тә, яхшы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның да кыек юлга басучылары адым саен. Наркотик матдәләр бит очсыз түгел, аны татып карарга гына бушка бирәләр.

Баласының наркотик матдәләр куллануыннан шикләнсәләр, әти-әниләр аларны Яр Чаллыдагы наркология диспансерына диагностикага алып бара алалар. Анда бу процедураны аноним рәвештә дә узарга мөмкин. Әлбәттә, тикшеренү түләүле, очсыз да түгел. Шунысы мөһим: баланы үз белдегең белән дәваларга, үтәр әле дип уйларга ярамый, мәҗбүри рәвештә табибка күренү кирәк. Тагын бер хакыйкатьне истән чыгармаска кушалар табиблар: наркомания чире бервакытта да тулысынча дәваланмый, аның тарихта булганы юк. 5, 10 ел туктап торучылар бар, ләкин уңайлы очрак булуга алар кабат шул юлга басалар. «Элеккеге наркоманнар булмый» дигән гыйбарә юктан гына барлыкка килмәгән.

Наркотик матдә тараткан өчен районда ел башыннан 3 кеше төрмәгә җибәрелгән

Район полиция бүлеге мәгълүматларына караганда, бездә әлегә наркопритоннар юк. Ә менә соңгы вакытта наркотик һәм психотроп матдәләр таратучыларны хөкем итү очраклары теркәлгән. «2016 елда шундый бер эш каралды, 2017дә инде өч кеше хөкем ителде. Алар «Татарстан» совхозы, Кама һәм Круглое Поле поселокларыннан. Аларның барысын да суд 5 елга ирекләреннән мәхрүм итү турында карар чыгарды», - дип белдерә район прокурорының өлкән ярдәмчесе Илдар Рамазанов. РФ Җинаятьләр Кодексының 228 һәм 232 маддәләре наркотик һәм психотроп матдәләрне, аларның аналогларын законсыз алган, саклаган, җитештергән өчен, притоннар оештырган өчен 20 елга кадәр иректән мәхрүм итүне карый.

Наркоманнар арасында ВИЧ инфекциясен йоктыручылар да шактый

Ләкин аларның барысында да СПИД дип һич тә ялгышырга ярамый. Безнең районда ВИЧ-инфекциялеләрнең күпчелеге Круглое Поле, «Татарстан» совхозы һәм Яңа поселокларында яши», - дип белдерә үзәк больницаның баш табибы Галим Сабирҗанов. Аның әйтүенчә, соңгы вакытта әлеге инфекциянең җенси юл белән күчү очраклары еш теркәлә икән. Тагын бер факт: элек СПИД яшьләрдә күбрәк ачыкланса, хәзер аның яше шактый күтәрелгән - райондагы авырулар нигездә 25-55 яшьлекләр. СПИДлыларның киләчәк язмышына килгәндә, организмда инфекцияне юкка чыгарган очракта да, кешенең иммунитеты бетә, төрле вируслар эләгү кешенең үлеменә китерергә мөмкин, ди табиб.

Зарарлы гадәтләрдән актив тормыш рәвеше коткара

26 июньдә Россиядә наркоманиягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Аның кысаларында 26 майдан 26 июньгә кадәр республикада, шул исәптән безнең районда да «Наркотикларсыз тормыш» дигән профилактик акция бара. Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә бу темага төрле чаралар уздырыла. Балаларны, яшүсмерләрне замана афәтеннән саклауда аларның һәрберсе мөһим. Актив тормыш рәвеше алып барган, яраткан шөгыльләре булган яшьләрнең мондый куркыныч адымга барырга вакыты калмый.

Фото socialmedik.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев