26 июнь 2017 яңалыклары
-
Ришат Төхвәтуллин, Элвин Грей һәм башка танылган артистлар Чаллы мәйданын кыздырачак
Чаллы шәһәре Сабан туена бик күп танылган артистлар килүе көтелә, дип хәбәр итә шәһәр мәдәният бүлеге. Бәйрәм Яр буе паркында 8 июль көнне 10.00 сәгатьтә башлана. Кичке тамаша исә 19.00 сәгатьтә башлана. Бик күп тукайлыларның яраткан артислары Элвин Грей, Ришат Төхвәтуллин, Әнвәр Нургалиев, Гөлназ Асаева, Марат Шәйбәков һәм башкалар бәйрәм...
-
Наркомания – заманы афәте: аннан беркемнең дә тулысынча дәваланганы юк
Тукай районында май-апрель айларында гына наркомания буенча исәптә торучы дүрт кеше якты дөнья белән хушлашкан. Алар 30дан 40 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар. Наркотик матдәләрне 5-10 ел кулланган булганнар. Үлүчеләр Бәтке, Түбән Суыксу авылларыннан һәм Нефтебаза поселогыннан. «Мондый рекордлы санның соңгы елларда күзәтелгәне юк иде», - дип белдерә үзәк больницаның...
-
Чишмә җирнең җыры ул – Тукай районы Яңа Бүләк авылында төзекләндерүдән соң чишмә ачылды
24 июнь көнне мөселманнар өчен иң изге бәйрәм - Ураза бәйрәме алдыннан безнең Яңа Бүләк авылында бик күркәм чара : өр- яңадан төзекләндерелгән "Шәмсегаян абыстай чишмәсен" ачу тантанасы булып узды. Чишмәләр, чишмәләр... Кеше өчен иң кирәкле, файдалы булган су чыганагы да, авыл табигатенең хозурлыгы, күңелләребезнең сафлыгы да бит алар! Читтә...
-
Римзил Вәлиев: Футболның милләте бармы?
Быелгы җил-яңгырга кушылып Казанда футбол давыллары гөрли. Транспорт агымы үзгәрә, аэропорт-вокзал тирәсендә спортчылар, волонтерлар, җанатарлар кайнаша. Телевизорда туп тибү тавышы, меңнәрчә фанатларның кычкыруы ишетелә. Аларның битләргә буяу ягу, чәчләренә канатлар кыстыру, башларына әллә ниләр киеп, ярымкыргый кыяфәт белән шаккатыру... Әле бит бу эшнең башы гына, киләсе елда, футбол буенча дөнья...
-
Тукай районында һава торышы
Бүген, 26 июнь көнне, Тукай районында алмашынучан болытлы һава, дип фаразлый синоптиклар. Көндез температура 22 градуска кадәр, төнлә +9 градус. Яңгыр явуы көтелми.