Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мусабай Заводның элеккеге комсомоллары очрашты

ВЛКСМның 100 еллыгы уңаеннан Мусабай Завод авылы китапханәсендә «Без дә комсомол идек» дип исемләнгән кичә-очрашу узды. Чарада яшьлекләре комсомол сафында үткән төрле буын вәкилләре катнашты. Китапханәче комсомолның тарихы, аның Ватанга мәхәббәт белән сугарылган традицияләре турында сөйләде, кызыклы фактлар китерде. Комсомол юбилее уңаеннан викторина сораулары да әзерләнгән иде. Чарада катнашучылар комсомол тарихы, аның бөек төзелешләре, Ленин комсомолының батыр ул һәм кызлары турындагы сорауларга төгәл җаваплар бирде. 

«Олы яшьтә булсак та, ул чорны сагынып искә алабыз, комсомолда эшләгән чагыбыз һаман да иң матур һәм хатирәләргә бай чор булып күңелебездә саклана», – диләр Римма апа Ибәтуллина белән Фәридә апа Фәрхетдинова. Алар, комсомолда чын тормыш мәктәбе узган өлкәннәребез, бүген дә активистлар, авылда үткәрелә торган иҗтимагый чараларны тынгысыз оештыручылар. 
Чарада катнашучы һәркем сүзен «Бүгенгедәй хәтердә...» дип башлады. Кайчандыр мәктәпнең башлангыч комсомол оешмасы секретаре булган, бүген авыл җирлеген җитәкләүче Фәридә Әгъләҗева да үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Сыйныфлары белән, йөк машинасына утырып, Чаллы шәһәренә барып, комсомолга керүләре, үзенә йөкләнгән вазыйфалар, бигрәк тә комсомол взносы җыеп тапшыруның зур җаваплылык булганлыгы турында искә алды ул.
Очрашуда катнашучыларның әйтер сүзләре, уртак фикерләре, хатирәләре бик күп иде. Район үзәгенә барып, тантаналы рәвештә комсомол сафларына керү, кулларга комсомол билетын алып, аны кадерләп саклау зур мәртәбә иде шул ул чакларда. 
Китапханәдә шул еллардагы ВЛКСМ символы булып торган әйберләр, газета материаллары, илебезнең батыр ул һәм кызлары турында язылган китаплар урын алган күргәзмә дә эшләде. Чарада катнашучылар шигырьләр тыңладылар, бергәләп комсомол турындагы җырлар башкардылар. Кичә-очрашу бик җылы мохиттә узды, дип яза Мусабай Завод авылының китапханә мөдире Гөлшат Салихова.

Фото Гөлшат Салихова тарафыннан бирелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев