1 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Мусабай Заводның элеккеге комсомоллары очрашты
ВЛКСМның 100 еллыгы уңаеннан Мусабай Завод авылы китапханәсендә «Без дә комсомол идек» дип исемләнгән кичә-очрашу узды. Чарада яшьлекләре комсомол сафында үткән төрле буын вәкилләре катнашты. Китапханәче комсомолның тарихы, аның Ватанга мәхәббәт белән сугарылган традицияләре турында сөйләде, кызыклы фактлар китерде. Комсомол юбилее уңаеннан викторина сораулары да әзерләнгән иде. Чарада катнашучылар комсомол тарихы, аның бөек төзелешләре, Ленин комсомолының батыр ул һәм кызлары турындагы сорауларга төгәл җаваплар бирде.
-
Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта сыерларны музыка астында савалар
Шушы көннәрдә Сәйдәшев исемендәге хуҗалык базасында авыл хуҗалыгының бүгенге көндә актуаль мәсьәләләре – терлекләрне кышлату, техниканы кышкы саклауга кую һәм башка шундый сораулар буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада район башлыгы Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Уңайлы булсын өчен, семинарда катнашучыларны хуҗалык биләмәләре буенча автобус белән йөрттеләр.
-
Татарстанда төзекләндерелгән көллият һәм техникумнарның саны ел ахырына 48гә җитәчәк
2018 елда 11 техникум һәм көллиятне ремонтлау өчен республика бюджетыннан 681 миллион сум акча бүленгән.
-
Билгеләнү
Район хакимиятендә узган киңәшмәдә район башлыгы Фаил Камаев башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнәчәк Илмир Яббаров белән таныштырды.
-
Региональ утырышка делегат сайланды
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлеге әгъзалары сентябрь аенда башлаган Конференциянең икенче этабына җыелдылар. Бердәмроссиялеләр агымдагы ел эшчәнлегенә йомгак ясадылар, составтагы үзгәрешләр турында сөйләштеләр. Ике тукайлыга партия билеты тапшырылды.