Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мөгаллимә булып туган

Мөгаллим-мөгаллимә – бик җаваплы вазыйфаны үз өстенә алган һөнәр иясе. Кешелекнең рухи үсеше, алгарышы укытучының үз эшен ни рәвешле башкаруына нык бәйле. Укытучы – балага, ата-аналарга өлге булырга тиешле шәхес. Безнең районда андый педагоглар бар. Комсомолец поселогы мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәненнән балаларга белем бирүче – «ТРның атказанган укытучысы» Фәридә Фәрит кызы Кузнецова хакында: «Мөгаллимә булып туган!» диләр.

Беренче адымнар

Фәридә – кече яшьтән укытучы һөнәренең нечкәлекләрен күреп үсә. Дәү әтисе Әхмәт Нәбиевич Кунаев – рус теле һәм әдәбиятын укыта, җаваплы эш – мәктәп директоры вазыйфасын башкара. Дәү әнисе Гөлкәбирә Мирвәли кызы Кунаева – башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирә. Әби-бабасы кызда кече яшьтән укытучы һөнәренә карата мәхәббәт тәрбияли. Фәридә Фәрит кызы: «Беренче остазым әниемнең әнисе – Гөлкәбирә дәү әнием булды. Аңа охшарга тырышып үз ишләремә “дәрес бирү”ләрем әле булса хәтеремдә. Әнинең әтисе Әхмәт Нәби улы – рус теле һәм әдәбиятына карата ярату хисләрен салды. Шул рәвешле, башлангыч сыйныфларда укыганда ук, булачак һөнәремне белә идем. Беренче остазымны – дәү әнине аеруча сагынып искә алам», – ди.

Укытучы – гаилә әгъзасы

«Укытучы – дәрес алып баручы – белем бирүче булу белән беррәттән, чын мәгънәсендә мөгаллим булырга тиеш. Укучыларымның яшәешен, тормыш шартларын, гаиләләрендә үзара мөгамәләне белмичә торып бала күңелен аңлау, аның белән уртак тел табу мөмкин түгел. Тормышның алсу алмадай матур, түгәрәк чаклары да, бәллүр касәдәй чатнаган вакытлары да була. Гаиләдәге низагълар, ир белән хатын арасында барган аңлашылмаучанлыклар балаларны да читләтеп үтми. Шундый хәл булды, бер укучым төн уртасында шалтыратты. Ирем белән тиз генә аларның өенә бардык. Апалы-сеңелле укучы кызларны үзебезгә алып кайттык – фаҗига булмый калды. Бала педагогны сердәше итеп кабул итә икән – бу инде мөгаллимнең зур уңышы. Һөнәр сайлаганда укучыларга дөрес юнәлеш бирү – бала тормышында әһәмиятле роль уйный. Гомумән, укытучы – күпкырлы, зирәк шәхес булырга тиеш. Бала күңеле – пыяла, саксыз кагылсаң – уала. Менә шуны һәрвакыт истә тотарга тиешбез. Укучыларым мәктәпне тәмамлап студент булгач та аларның укулары, яшәешләре белән кызыксынып торам. Колледж, техникум, югары уку йортында укучы авыр хәлгә калганда ярдәм сорап шалтырата. Безнең мәктәпне тәмамлаган укучы бер имтиханын бирә алмыйча сессиясен яба алмаган. Чөнки имтиханын кабат тапшырырга рөхсәт итмәгәннәр. Уку йортына барып деканат белән сөйләштем – студент имтиханын тапшырып, сессиясен вакытында төгәлләп, укуын дәвам итте. “Миннән китте, иясенә җитте” дип эшләү безнең нәселгә хас сыйфат түгел. Дәү әти-дәү әни, укучыларым, ата-аналар алдында йөзем ак. Атааналарның барысы да уку-укыту процессында килеп чыккан кайбер проблемаларны аңлап бетерми. Шуңа күрә, элекке укучыларымны, алар студент булгач та, күз уңында тотып, хәл-әхвәлләрен белешеп торам. Алар үзләре дә еш кына шалтыраталар», – ди кеше язмышына битараф кала алмаучы мөгаллимә.

Остаз

«1979 нчы елда гаиләбез белән башка районнан Комсомол поселогына күчеп килдек. Әти совхозда машина йөртүче, әни – баш бухгалтер булып эшләде. Әти бүгенгесе көндә дә исән-сау, мәчеткә йөри, азан әйтә. Әниебезнең гомере озын булмады, ул кырык җиде яшендә каты авырудан бакыйлыкка күчте. Новотроицкое авылында урта мәктәпне тәмамладым һәм Алабуга педагогия институтына укырга кердем. Аны уңышлы тәмамлагач яраткан һөнәремә баш-аягым белән чумдым. Хезмәт юлымны башлаганда яхшы кешеләр очрап торды. Новотроицкое мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыткан Галина Степановна Гусева – педагог булып туган шәхес. Аңардан эш серләренә төшендем. Остазым – ихлас, бар күңелен эшкә бирүче мөгаллимә булуы белән хөрмәт казанды. Ул хәзер лаеклы ялда. Даими рәвештә хәл-әхвәлен белешәм. Һөнәри бәйрәмебездә классташларым белән Галина Степановна өенә җыелабыз. Укытучыбыз, класс җитәкчебез – сөенә, мәктәп еллары кабат хәтердә яңара. Шатлыгымны бүлешердәй, борчуларымны уртаклашырдай һәм ихластан киңәш бирердәй остазым белән горурланам. Район мәгариф идарәсенең аттестация һәм профессиональ үсеш методисты, тәҗрибәле педагог, үз эшен биш бармагыдай белүче Эльмира Гарифҗан кызы Вәгыйзова ярдәмчел – һәрвакыт төпле киңәшләрен биреп, дөрес юнәлеш күрсәтеп тора. Бик рәхәт аның белән эшләве, рәхмәтлемен аңа. Районыбызда мәгариф системасын алга таба үстерүдә, балаларга төпле белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә шулай киңәшләшеп эшләргә язсын», – ди үзе яшь укытучыларга остаз булган педагог. Фәридә Кузнецова эшендә, тормышында уңышка ирешүендә иренең өлеше зур булуын ассызыклап: «Тормыш иптәшем Сергей – Тукай районы җирлегендә машина йөртүче булып хезмәт куя. Ул һөнәремнең нечкәлекләрен аңлый, хуҗалыкта күпчелек эшне алып бара. Өйдә балаларга: “Әниегезгә йорт эшләрендә булышыгыз, юк-бар белән борчымаска тырышыгыз”, – дип әйтеп кенә тора иде. Хәзер инде балаларның үз тормышы. Улыбыз Дмитрийны эшендә хөрмәт итәләр. Ул Мөслим районы кызына өйләнде, гаиләсе белән Яр Чаллыда яши. Киленебез Гүзәлне үз кызыбыз шикелле кабул иттек. Кызыбыз – Луиза исемле, мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлады. Казанда медицина университетында III курста укый. Луиза – яхшы укучы студентлар сафында, университетның мәдәни тормышында актив катнаша. Мәктәптә укыганда музыка мәктәбенә йөреп уен коралында уйнарга өйрәнде, җыр-моңга сәләте, һәвәслеге бар – республика күләмендә, уку йортында үткәрелә торган төрле конкурсларда катнаша. Үз балаларыңның уңышына мәктәптә белем биргән укучыларның югары нәтиҗәләре килеп кушылгач күңелдә икеләтә бәйрәм хисе туа», – ди.

Фәридә Фәрит кызы Кузнецова районда укытучы-остазлар советы җитәкчесе, Татарстан республикасында остазлар советы әгъзасы булып тора. Ул яшь укытучылар белән элемтәдә тора. Районда даими рәвештә яшь укытучыларны җыеп аларны борчыган сораулар буенча җыелышлар уздыру, ачык дәресләр күрсәтү, поселок һәм авыллардагы мәктәпләргә барып методик ярдәм күрсәтү максатыннан төрле чаралар үткәрү, эш планын дөрес һәм гамәлгә ярашлы итеп төзүдә ярдәм итүне гадәти эш буларак кабул итә.

Яшь кадрларны нәтиҗәле итеп эшләргә өйрәтү, аларның күңелендә өмет утын кабызу остазның матур үрнәге белән ирешелә.

Районыбызда, төрле фәннәр һәм башлангыч сыйныфлар буенча бүгенгесе көндә 35 яшь укытучы хезмәт куя. Остазлар алар белән даими элемтәдә тора. Фәридә Фәритовна – Кнәз мәктәбе укытучысы Наталья Мамаева, Мусабай Заводтан Айгөл Хәйруллина, Круглое Поледан Евгения Софиналарның остазы.

Яшь укытучылар остазларының бар яклап та башкаларга үрнәк булырлык шәхес булуын әйтәләр. Бу – үзе үк мөгаллимәнең абруйлы булуын күрсәтеп тора.

Ни чәчсәң – шуны урырсың

Бала күңеле – ак кәгазь, аның сәхифәләрен язуда бик күп кеше катнаша. Иң элек әти-әни һәм дәү әти-дәү әни. Аннары бу исемлеккә башкалар өстәлә: балалар бакчасында – тәрбиячеләр, мәктәптә – укытучылар. Уку йортларында галимнәр, профессорлар. Шул рәвешле, кеше гомере буе үзен чолгап алган кешеләр аша һәм үзен үзе тәрбияләп яши. Бала гомеренең иң мөһим чорларын: балачагын, үсмерчагын кулдан ычкындырмау, ягъни аңа дөрес тәрбия бирү атааналар белән беррәттән педагогларның осталыгыннан, үз эшләрен тиешенчә башкаруларыннан да тора.

Фәридә Кузнецова укучыларында фән «офыклары» артында булган серләрне ачарга кызыксындыра белүче укытучы. Тынгы белмәс педагогның укучылары район, төбәк, республика буенча үткәрелә торган бәйге-конкурсларда, чараларда бик теләп катнашалар. Мисал өчен, Л.Н. Толстой исемендәге республика фәннигамәли конференциядә Э. Сәлимгәрәева, Е. Кузнецов Казанда чыгыш ясап лауреат булдылар. «Без срока давности» исеме астында үткән Бөтенроссия инша конкурсында сигезенче класс укучысы С. Галиуллина призлы урын яулады. Бишенче сыйныф укучысы А. Салахова республикабызда уздырылган «Тере классика» әдәби осталык конкурсында призер булды. «Моя малая Родина – моя гордость и ответственность» республика конкурсының район этабында унынчы сыйныф укучысы А.Вахитов призлы урынга лаек дип табылды. 2019 нчы елда тугызынчы сыйныфта укучы А. Газизова «Бөтенроссия иншалар конкурсы»ның региональ этабында җиңү яулап Диплом белән бүләкләнде. Районда, республикада халык шагыйре Габдулла Тукайга багышлап уздырыла торган «Тукай безнең күңелләрдә – Тукай в наших сердцах» иҗат конкурсында унынчы сыйныф укучылары И. Вәлиуллина үзе иҗат иткән эссе белән катнашты, А. Савельева «Г. Тукай портреты»н язып тәкъдим итте. Фәридә Кузнецова алып бара торган «Волшебный мир театра» иҗат коллективы һәрвакыт мәдәни чаралар үзәгендә кайный. Педагог укучыларына ныклы белем бирү белән беррәттән аларның рухи байлыкка ия булуларына да зур әһәмият бирә. Фәридә Кузнецова республика күләмендә уздырылган «Педагогическое мастерство без границ в эпоху цифровизации» конкурсының «Профессиональные компетенции и компетенция современного учителя-наставника: инструменты и механизмы реализации в работе с молодыми педагогами, а также с педагогами, имеющими профессиональные дефициты» номинациясендә лауреат булып Диплом белән бүләкләнде. 2017 нче елда «Ел укытучысы» бәйгесенең район турында – I, төбәк буенча – призлы урын яулады. Быел район методик берләшмә җитәкчеләре арасында республика күләмендә үткәрелгән «Лучший руководитель РМО» конкурсында лауреат булды. Шунысын да әйтергә кирәк, 2020 нче елда Фәридә Кузнецованың укучысы рус әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыйды.

Шунысын да әйтергә кирәк, хезмәттә югары нәтиҗәләргә ирешү, күңел бәйрәмнәре – бары тик йокысыз төннәр, мәшәкатьләр аша килә.

Фәридә Фәрит кызының ирешкән уңышлары һәм хезмәттәшләре, укучылар, ата-аналар арасында казанган абруе – балачактан мөгаллимлек сукмагына үз эзен салуы, үз эшен чиксез яратуы, кешеләргә хөрмәт белән каравы нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев