6 октябрь 2023 яңалыклары
-
Быел да сөендерде
Елдагыча, депутатыбыз Равиль Лотфуллаевич Миннехуҗин җирлегебездәге яшәүче барлык өлкәннәргә бик мул күчтәнәч әзерләде.
-
Грант акчалары – сәламәтлек хезмәтендә
Узган ел Татарстан Республика инвалидлар җәмгыятенең Тукай район бүлеге социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге үткәргән «Сәламәтлеккә юл хәрәкәте» конкурсында 322 834 сумлык грант отты.
-
Мөгаллимә булып туган
Мөгаллим-мөгаллимә – бик җаваплы вазыйфаны үз өстенә алган һөнәр иясе. Кешелекнең рухи үсеше, алгарышы укытучының үз эшен ни рәвешле башкаруына нык бәйле. Укытучы – балага, ата-аналарга өлге булырга тиешле шәхес. Безнең районда андый педагоглар бар. Комсомолец поселогы мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәненнән балаларга белем бирүче – «ТРның атказанган укытучысы» Фәридә Фәрит кызы Кузнецова хакында: «Мөгаллимә булып туган!» диләр.