Мини-футбол ярышларының иң-иңнәре ачыкланды
Үткән ялларда районда мини-футбол буенча II Спартакиаданың зона этабы үтте. 2017-2018 еллар сезоны ярышларында Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларында укучы яшүсмерләр катнашты. Уеннар Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында, шулай ук Яңа поселогының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә узды.
Мини-футбол ярышларында 9 кызлар һәм 10 егетләр командалары көч сынашты. Безнең районнан кала, чарада Актаныш, Әгерҗе, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Сарман районнары һәм Яр Чаллы шәһәреннән килгән спортчылар бар иде. Һәрбер этапта да ярышлар киеренке рәвештә барды, уенчылар да әзерләнеп килгәннәр иде. Мини-футбол ярышларының төп хөкемдары Валерий Терентьев булды.
Озакка сузылган ярышлардан соң мини-футболның җиңүчеләре дә билгеләнде. Егетләр арасында беренчелекне Яр Чаллы шәһәренең 44нче гомуми белем бирү мәктәбе яшүсмерләре яулап алды. Икенче урында Менделеевск районының 3нче белем бирү мәктәбе спортчылары калды. Өченче урын исә Әгерҗе районының 1нче гимназия укучыларына бирелде. Тукай районының Круглое Поле поселогы командасы дүртенче урынга чыкты.
Кызлар арасында мини-футбол ярышларының җиңүче исемен һәм беренче урынны Әгерҗе районының 2нче гомуми белем бирү мәктәбе спортчылары алдылар. Икенче һәм өченче урыннар Минзәлә районының 3нче гомуми белем бирү һәм Яр Чаллы шәһәренең 5нче гомуми белем бирү мәктәпләре кызларына бирелде. Безнең районның Яңа поселогы командасы спортчылары бишенче урында калды.
Фотолар район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев