Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минем гаиләм – ул минем дөньям

8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Һәр елны районның иң күркәм гаиләләренә шушы истәлекле көн уңаеннан тугрылык медале тапшырыла. Узган ел әлеге бүләккә Әҗмәкәй авыл җирлегеннән Шәйдуллиннар гаиләсе лаек булган иде. Алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Гаилә башлыгы  Рәшит тә, хуҗабикә Илһамия дә авыл хуҗалыгы өлкәсендә – «Гигант» җәмгыятендә эшлиләр.  Бу елны исә медаль Борды авылыннан Лаврентьевларга тапшырыла. Бәйрәм тантанасы иртәгә Борды авылы мәдәният сараенда узачак. Алар турында сез газетаның киләсе саннарында укырсыз. Ә бүген без сезгә районның хөрмәткә лаек тагын бер гаиләсе – Биклән авылыннан Рәзинә һәм Ренат Миңнеяровлар турында язма тәкъдим итәбез.

Озын буйлы, зәңгәр күзле егет яшь кызны битараф калдырмый

Рәзинә белән Ренат Миңнеяровларның бергә тормыш корып яшәүләренә 30 елга якын. Зур ачышлар да ясамаганнар алар, тирә-якта дан казанырлык китаплары да юк, ләкин гаилә дигән кечкенә генә бер дөньяның зур мәгънәсен аңлап, бер-берсен тулыландырып, бер-берсенә терәк булып, авылдашлары арасында үрнәк булып яши бирәләр.
Ренат Миңнеяров үзе Биклән егете, шунда туган, шунда үскән, укыган, армиягә киткән, исән-сау туган җиренә әйләнеп кайтып, шунда хезмәт иткән, тормыш корган. Ә Рәзинә апа тумышы белән Аксубай районыннан. Биклән ягына ул әнисе, әбисе белән 1984 елда күченеп килә. Әлмәт сәүдә техникумында белем алганнан соң Бикләндә кулланучылар җәмгыятендә эшли башлый. Чибәр, сүзгә бер дә кесәгә керми торган яшь кызга озын буйлы зәңгәр күзле Ренат ошап йөргән була.
– Кичке уен вакытында бардым да янына үзем беренче сүз каттым. Шулай танышып, йөрешеп киттек, – дип сөйли Рәзинә апа.
Елга якын шулай йөргәч, үзенең туган көнендә Ренат абый аны, әти-әнисе белән таныштырырга дип, өенә чакыра.
– Бик оялып кына килеп кергән идем. Шундый җылы каршы алдылар. Өйләнешкәч тә өч ел бергә яшәдек, бик тату тордык. Аннан соң да торган булыр идек. Тик Ренатның энесе бар иде, төп йортта ул калырга тиеш иде, – ди Рәзинә апа.
Тик Ренат абыйның энесе Рамилнең гомере озын булмый. 40 яшендә ул йөрәк белән бакыйлыкка китеп бара. Авылдашлары да, Рәзинә апа үзе дә аның бик оста куллы, ипле, яхшы күңелле булуын сөйлиләр.

Ашарга пешерергә кайнанам өйрәтте

Кайнана зирәклеге зур роль уйнаганмы, әллә киленнең юкка-барга үпкәләми торган гадәтеннәнме, кайнана белән килен арасында бик җылы мөнәсәбәт урнаша.
– Мине тәмле итеп ашарга пешерергә өйрәтте ул. «Шуны да белмисең икән!» – дип түгел, ә хәйлә белән. Үзе эшкә киткәндә кирәк әйберләрне кирәк кадәр күләмдә әзерләп куя иде, башта монысын, аннан соң тегесен салырга дип әйтеп алган була иде. Шулай итеп өйрәндем. Ләкин, яшь бала белән утырганга, иң әүвәл балаңны кара, йокысыннан уянса, плитәдәге ризыгыңны сүндер дә, кызыңны юат, ашат, дия иде, – дип Рәзинә апа әле төп йортта яшәгән вакытларын сөйли.

Алмадай ике кыз үстергәннәр

Миңнеяровлар ике кыз үстергәннәр. Олы кызлары Алсу Казан шәһәрендә яши, инде үзенең баласы бар.
– Кызларыбыз икесе дә мәктәптә яхшы укыдылар. Алсуыбыз КамПИны кызыл дипломга бетерде, хәзер кияүдә инде, бала белән декрет ялында утыра. Киявебез дә бик акыллы булды. Күп балалы гаиләдән, эш сөючән, – ди Рәзинә апа.
Кече кызлары Айсылу да Казанда. Ул энергетика университетында белем ала. Бакалавриатны кызыл дипломга тәмамлаган, хәзер магистратураны бетерә. Монысында да кызыл дипломга бара, дип горурлана әти-әнисе.
– Алар икесе дә шундый тәртипле булдылар, шуңа күрә үскәннәрен сизми дә калдык, – дип искә төшерә гаилә хуҗабикәсе. – Айсылуыбыз кечкенә вакытта чирләбрәк тора иде, шуңа күрә миңа күбрәк өйдә утырырга туры килде. Мәктәп чорында исә, балаларыма якынрак булыйм дип, шунда идән юучы булып урнаштым.

Шифа белән сихәтне догада таба

Бу вакытларда авыл мәчетендә балалар өчен махсус түгәрәк ачыла. Айсылу шунда йөри башлый, үзе дә бик күп догалар өйрәнә, әнисенә дә өйрәтә. Берничә ел узгач, Аллаһ насыйбы җитеп, шушы догаларны исенә төшерә Рәзинә апа. Бик каты авырып китә, гаилә өчен зур сынау була бу чор.
– Ашарга пешерүне инде булдыра алмый идем. Ренат, суыткычны ачып, элек монда һәрвакыт өч ризык була торган иде, дия иде. Кызларым ашарга пешерергә өйрәнделәр, өй эшләрен дә ирем белән балалар башкарды, – ди Рәзинә апа.
Авырлык килгәндә кеше күңеле терәк, ышаныч эзли, җанына рухи азык кирәк була. Рәзинә апа да шулай кызы өйрәткән догаларны исенә төшерә, Аллаһка сыена. Бүгенге көндә ул биш вакыт намазда, тыелганнардан тыелып, кушканнарын үтәп яшәргә тырыша. Җиде ел элек мәчеткә йөри башлый, Мөдәфис хәзрәттән дин белеме ала. Рәсимә мөгаллимәдән гарәп графикасына өйрәнеп, Коръән укый башлый. Дини гыйлем алып кайткан Дилшат Салиховтан гарәп теле, шәригать кануннары дәресләре ала. Дилшат хәзрәтнең әнисе Маһирә апа исә фикх, пәйгамбәрләр тарихын укыта.
– Аллаһка сыенуым, аннан ялварып соравым шул авыр вакытларда миңа сынмаска булышты. Минем урын буш булырга тиеш түгел, дип сорадым Аллаһтан. Кызларыма әни, әниемә кыз, иремә хатын кирәк бит, дидем. Әлбәттә, ирем Ренат зур яклаучым булды. «Терелүемнең яртысы бары синнән», – дип әйтәм мин аңа. Ул күп сөйләгәнне, мактаганны яратмый, ә мин барыбер әйтәм, – дип Рәзинә апа күзләрендәге яшьләрен яшерде.

Иремә ышыкланып яшим. Бөтен дөньям ул минем

Апрель аенда Ренат абый Миңнеяровка 55 яшь тулган. Ул 1986 елдан бирле балчык карьерында экскаватор машинисты булып эшли. Авылдашлары аның турында алтын куллы, тыныч холыклы, эшкә карусыз һәм бу сыйфатлар аңа әтисеннән күчкән, дип сөйли. Ул үзе турында сөйләргә дә, башкаларның үзен мактаганын да яратмый. Тик Рәзинә апа ирен мактап туя алмый:
– Ир бит ул хатын-кызга терәк булырга тиеш. Ренат нәкъ шундый. Миңа дус та ул, иптәш тә, сердәш тә. Руслар әйтә бит «за мужем я» дип, мин дә шулай. Иремә ышыкланып яшим. Бөтен дөньям ул минем.
Менә шулай Миңнеяровлар гаиләсе бер-берсенең канаты да, юл күрсәтүче маягы да булып, дөньяда бер-берсенең барлыгыннан тәм табып, балаларына кадерле әти-әни булып яшиләр.

Ныклы гаилә төзергә теләгән яшь парларга Миңнеяровлардан киңәшләр:
* Нинди генә хәлдә дә бер-береңә юл куя белергә кирәк.
* Ирең кайткан вакытка ашарга пешкән булсын, елмаеп каршы ал, каршында бөтерелеп тор.
* Ир үзендә гаилә иминлеге өчен җаваплылык тоярга тиеш. Ир – ул тормыш терәге.
* Хатын гаилә җылысын саклап торучы булса, ир – аны тудыручы. Хатын исә шушының кадерен белеп яшәргә тиеш.
* Балаларны әтиләрен хөрмәт итәргә әни кеше өйрәтә, үз мисалында күрсәтә.
* Бер-береңне ярты сүздән, бер күз карашыннан аңлый белергә омтылырга кирәк.
* Бер-береңнең хәлен ешрак сорарга, кәефе белән ешрак кызыксынырга кирәк. Шулай иткәндә җылылык арта, мәхәббәт ныгый.

Фото гаилә архивыннан.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X