8 июль 2018 яңалыклары
-
Минем гаиләм – ул минем дөньям
8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Һәр елны районның иң күркәм гаиләләренә шушы истәлекле көн уңаеннан тугрылык медале тапшырыла. Узган ел әлеге бүләккә Әҗмәкәй авыл җирлегеннән Шәйдуллиннар гаиләсе лаек булган иде. Алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Гаилә башлыгы Рәшит тә, хуҗабикә Илһамия дә авыл хуҗалыгы өлкәсендә – «Гигант» җәмгыятендә эшлиләр. Бу елны исә медаль Борды авылыннан Лаврентьевларга тапшырыла. Бәйрәм тантанасы иртәгә Борды авылы мәдәният сараенда узачак. Алар турында сез газетаның киләсе саннарында укырсыз. Ә бүген без сезгә районның хөрмәткә лаек тагын бер гаиләсе – Биклән авылыннан Рәзинә һәм Ренат Миңнеяровлар турында язма тәкъдим итәбез.
-
Уку алдынгылары Алабугада сәяхәттә булды
2017-2018 уку елы дәвамында укуда, спортта һәм иҗатта уңышларга ирешкән укучылар – бөтенроссия олимпиадасының төбәк җиңүчеләре һәм призерлары, бөтенроссия һәм республика конкурслары җиңүчеләре районнан рәхмәт хатларына һәм сертификатларга ия булганнар иде. Бүләкләрне аларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева тапшырды.