Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Уку алдынгылары Алабугада сәяхәттә булды

2017-2018 уку елы дәвамында укуда, спортта һәм иҗатта уңышларга ирешкән укучылар – бөтенроссия олимпиадасының төбәк җиңүчеләре һәм призерлары, бөтенроссия һәм республика конкурслары җиңүчеләре районнан рәхмәт хатларына һәм сертификатларга ия булганнар иде. Бүләкләрне аларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева тапшырды.

Алдынгылар арасыннан 75 бала күптән түгел тарихи шәһәрләрнең берсе булган Алабугада экскурсиядә булып кайттылар. Сәяхәтнең программасы бик тә кызыклы һәм эчтәлекле иде. Укучылар «шайтан шәһәрчеге»ндә, Марина Цветаеваның мемориаль комплексында, декоратив-кулланма сәнгать музеенда, Шишкин буаларында булдылар, меценатлар һәм хәйриячеләр булган Стахеевлар турында бик күп мәгълүматлар алдылар, шагыйрә Марина Цветаеваның фаҗигале язмышы турында бик кызыксынып тыңладылар. Аннары кафега кереп көндезге аш ашадылар. Балалар истәлекле урыннарда фотога да төштеләр, алар сәяхәттән бик матур тәэсирләр белән кайттылар, оештыручыларга, алып баручы педагогларга зур рәхмәтләрен әйттеләр, дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсенең мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән. 

Фото мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән бирелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев