Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мин сайлауга ни өчен барам?

Мин сайлауга ни өчен барам?

Бибинур Хәмәтова, Боерган авыл җирлеге, пенсионер:
– Илбашы – тәҗрибәле, аксакаллар акылына ия булган, зирәк, олпат шәхес булырга тиеш. Ул яктан безнең республика халкы һәрвакыт отышта дияр идем. Беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев хикмәтле шәхес – яхшы кадрлар тәрбияләде. Шуңа да бүгенге көндә республикабызда халыкның яшәешен яхшыртуга юнәлдерелгән 40тан артык программа гамәлдә. 
Авыл халкы, КФХлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар хөкүмәтебез ярдәмен тоеп яши. Кече хуҗалыклар җитештерүчеләр генә түгел, кешене эш урыннары белән тәэмин итүчеләр дә. 
Безнең республика һәр өлкәдә дә беренчеләр рәтендә. Яңа технологияләр беренчеләрдән булып бездә кертелә. Дөресен генә әйткәндә, Татарстан ул – Арктика бозваткычы сыман башкаларга юл күрсәтеп, юл ярып бара.
 Гомерем буе мәктәптә укытучы, завуч булып хезмәт куйган кеше буларак, мәктәпләрне саклап калу авылларның яшәешен тәэмин итү белән турыдан-туры бәйле икәнен әйтәсем килә. Алда торган сайлауларга бер генә кеше дә битараф калмас, ин шәә Аллаһ. Сайлауларга зур өметләр баглыйм. Сайлап куйган президентыбыз авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларга, яшь гаиләләргә субсидияләр бирү, тормыш-яшәешне яхшыртуга юнәлдерелгән программаларны гамәлгә ашыру буенча эшләрне дәвам итәр дип өметләнәм. 

 

Галия Әгъләмова, Калмаш авылы, пенсионер: 
– Гомерем буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйдым – агроном булып эшләдем. Шуңа күрә республикабызда җитәкчелекнең авылга йөз белән борылуына чиксез шатмын. Авыл яшәсә – шәһәрләр үсәр, яшәеш яхшырыр. Менә шуны күздә тотып Татарстаныбызда халыкның яшәешен яхшыртуга корылган бик күп программалар кабул ителде һәм алар тормышка ашырыла. Моны без үз гаиләбездә тойдык. Кызыбыз Айгөл белән киявебез Алмаз Мохтаровлар Яңа Байлар авылында хөкүмәт ярдәме белән үз йортларын салдылар. Республика халкы өчен авыл ипотекасы – дәүләт программасы буенча зур булмаган җирлекләрдә ташламалы ставка белән торак йорт булдыру ул. Бу – яшь гаиләләр өчен зур ярдәм. Өйле булгач кызым белән киявебез рәхәтләнеп авыл җирлегендә яшиләр. Айгөл Күзкәйдә почта бүлекчәсендә эшли. Торак йорт белән тәэмин ителгән гаилә авылда кала ул. Аннары, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыер асраучыларга да дәүләт ярдәм итә. Булачак президентыбыз җир улы булсын иде дип телим. Авылны, аның халкын яраткан, хуҗалыкчыл кеше булырга тиеш илбашы. Бездә, Аллаһка шөкер, андый шәхесләр бар. Рәхәт яшибез, киләчәктә дә республикабыз шушы позицияне нык тотсын. Сайлауларга иртүк барачакмын һәм авылдашларымны да бу зур вакыйгадан читтә калмаска өндим. 

 

Нигъмәтулла Абдуллин, Кызыл Байрак авылы, Социалистик Хезмәт Герое, КАМАЗ төзелеше ударнигы, төзелеш ветераны:
– Үзем төзелештә эшләгән кеше булгангадыр, төзелешләр турындагы яңалыклар белән кызыксынып торам. Алгарыш, яңарыш нәкъ менә шул тармак үсешендә бигрәк тә ачык чагыла дип уйлыйм. Төзелешләр бара икән, тормыш-көнкүрешебез уңай якка үзгәрә дигән сүз бит. Тукай районын мисалга алыйк. Ике ел рәттән өр-яңа балалар бакчалары файдалануга тапшырылды. Күптән түгел «Алга» дигән спорт комплексы ачылды. Әледән-әле мәктәпләр, мәдәният йортлары төзекләндерелүе турында ишетеп тә, газетадан укып та торабыз. Юллар, парклар, ишегаллары тәртипкә китерелә. Болар барысы да халыкның тормышын уңайлы итү өчен эшләнә бит. Икътисадта, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәнияттә – яшәешебезнең барлык өлкәләрендә дә алга бару өчен нигез булып тора. Җитәкчеләребез дә моны бик яхшы белә, шуңа күрә районыбызда һәм Татарстаныбызда төзелешләр туктап тормас, тормышыбыз көннән-көн матуррак булыр дип ышанам. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев