Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мин Әхмәтшин урамыннан!»

Күзкәй авылының үзәк урамы Әхмәтшин исемен йөртә. Кем соң ул Әхмәтшин һәм урамга аның исемен кем куйган? Татарстан АССРның 100 еллыгына әзерләнә башлаган көннәрдән алып мин авылыбызның тарихи вакыйгаларын, җирдә матур эз калдырган кешеләренең язмышын өйрәнәм. Кырык елдан артык авыл китапханәсендә эшләү дәверендә бик күп материаллар тупладым. Алардагы кешеләрнең күбесе якты дөньяда юк инде, ә менә катлаулы сыйнфый көрәш чорында колхоз оештырган, авыр елларда колхозны сугыш китергән бөлгенлектән чыгару өчен көчен, вакытын кызганмый, үзен аямый эшләгән, өй тулы балалар үстергән, авылны саклап калган кешеләрнең исемнәре һәм эшләре якты бер истәлек итеп теркәлгән. 

1929 елда республикада коллективлаштыру башлана. Күзкәйдә дә колхоз төзелә, аңа «Ярыш» дип исем бирәләр. Иң беренчеләрдән булып колхозга 20 хуҗалык керә. Алар Ярулла Нәбиуллин, Шәйхаттар Шәйхнуров, Сырур Сәетгәрәева, Фатыйма Нуретдинова, Заһит Нуриев, Кәримә Фатыйхова һәм башка алдынгы карашлы кешеләр. Каршылыкларсыз гына бармый – сыйнфый көрәш кискенләшә. Кулаклар, урта хәлле крестьяннар астыртын гына колхозны тарату эше алып баралар. Күпләр хуҗалык итүнең бу яңа төрен аңлап бетерми һәм колхоз тарала. Әмма озакка түгел, 1930 елда күмәк хуҗалык кабат оеша. Рәис итеп Зәйнәхетдин Зыятдиновны сайлыйлар. Әле тагын шунысы бар: авылда «Яңа тормыш» дип аталган кооперация дә оеша. Ул колхоз өчен кисмәкләр, төрле эш кораллары ясый, юкә мунчаласыннан бау ишә, колхозчыларга чабата үрә.
Колхоз акрын гына тернәк-ләнә. 1933 елда Минзәләдән колхозга 17 ат җибәргәннәр. Шул елда бу атлар һәм колхозның үз атлары көче белән 12469 центнер ашлык үстереп алалар. 25 августка хуҗалык ашлык тапшыру заданиесен үтәп чыга. Бу зур җиңү була. Югары уңыш үстереп алган өчен иң алдынгы игенчеләр Гата Әхмәтшин белән Зыятдин Шәрифуллинны Казанга алдынгылар съездына делегат итеп җибәрәләр. Алар күргәзмәгә 225 һәм 245 килолы дуңгызлар, «миронос» токымлы сарык, 32 килолы кабак алып баралар. Шул чор өчен бик зур хезмәт җиңүе була бу. Биредә безнең авылдан барган делегатларга шул замандагы акча белән 1100 сум премия, ә колхозга янгын сүндерү насосы, җигүле нәсел айгыры бирәләр.  Ә колхозчыларны хезмәт җиңүе белән котларга авылга ВКП(б)ның Татарстан Өлкә комитеты секретаре М.Разумов белән ТАССР Халык комиссарлары Советы рәисе К.Абрамов килә. Җитәкчеләр аэроплан белән Күзкәй басуына килеп төшәләр. Анда бөтен авыл халкы җыела. Тантаналы очрашудан соң иң күп дуңгыз ите җитештергән Ситдыйк Бәйрәмовны аэропланга утыртып, авыл өстеннән әйләндерәләр. Шушы ук көнне аңа, тырыш хезмәтен олылап, гармун бүләк итәләр. Бу авылда күп еллар буе искә алып сөйләрлек вакыйгага әверелә.
Шул елларда авылның физик яктан иң көчле кешеләреннән берсе, фермада эшләүче Гата Әхмәтшинны колхоз рәисе итеп тә куялар. Аның физик көче турында элеккеге заман кешеләре шаккатып сөйлиләр. Кул бармаклары белән ул биш тиенлек тимер акчаны бөкләп бетерә торган булган. Утны-суны кичкән чын ир була Гата Әхмәтшин. Колхоз рәисе булып озак эшләмәгән, әмма хуҗалык эшендә тырышлык буенча аңа тиңнәр булмаган.
Авыл Советы карары белән үзәк урамга аның исемен бирү иң гадел гамәл булган ул чорда. Коточкыч авыр елларда бөтен тырышлыгын, көчен, сыгыла белмәс рухын туган авылын үстерүгә биргән чын ир-егет булган бит. Баткак юллардан ат белән терлекләргә азык ташыганда, атка җиңел булсын дип, дилбегәсен тотып, аты белән янәшә җәяү атлавы турында да яратып сөйли замандашлары. Ул чакларда үзе яшәгән баткак, караңгы урам асфальт белән капланыр, өйләрне газ җылытыр, суны да кое казып, көянтәләп ташымаслар, ә урамнарда төнлә дә ялт итеп электр лампалары янар дип уена да килмәгәндер. Әмма ул бөтен көчен авылны ныгыту, үстерүгә биргән, тормышлар алга китсен, шундый көннәр якынлашсын дип тырышкан. 
 Авыл тарихында якты эз калдырып киткән Гата Әхмәтшинны гел телгә алып тора авыл халкы. «Син кайсы урамнан?» дип сорасалар, ул урамда яшәүчеләр горурлык белән: «Әхмәтшин урамыннан», – дип җавап бирәләр.

Тәнзилә ШӘЙХНУРОВА, Күзкәй китапханәсе мөдире.
/ Фото Тәнзилә Шәйхнуровадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев