9 июнь 2020 яңалыклары
-
Халык табибы: Тузганак организмны чистарта, яман шешне кисәтә
Җир йөзенең бар шифасы — табигатьтә. Борынгыларның бу сүзе бүген чынбарлыкка әверелде.
-
Бакчаңда үскәнне кешегә бирергә ярамый...
Ә сез “кул арты китә” дигәнгә ышанасызмы?
-
Кризистан тиз генә чыгып булырмы?
Көнбатыш дөньясы ярсыган һәм шаулаган бу чорда, Россиядә үзизоляция тотрыклылыгы хөкем сөрә. Әйе, кесәләр такырайды, товарларга ихтыяҗ кимеде, әмма без шөкер һәм сабыр итәбез.
-
«Мин Әхмәтшин урамыннан!»
Күзкәй авылының үзәк урамы Әхмәтшин исемен йөртә. Кем соң ул Әхмәтшин һәм урамга аның исемен кем куйган? Татарстан АССРның 100 еллыгына әзерләнә башлаган көннәрдән алып мин авылыбызның тарихи вакыйгаларын, җирдә матур эз калдырган кешеләренең язмышын өйрәнәм. Кырык елдан артык авыл китапханәсендә эшләү дәверендә бик күп материаллар тупладым. Алардагы кешеләрнең күбесе якты дөньяда юк инде, ә менә катлаулы сыйнфый көрәш чорында колхоз оештырган, авыр елларда колхозны сугыш китергән бөлгенлектән чыгару өчен көчен, вакытын кызганмый, үзен аямый эшләгән, өй тулы балалар үстергән, авылны саклап калган кешеләрнең исемнәре һәм эшләре якты бер истәлек итеп теркәлгән.