Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановны яңа президент срогына сайлануы белән котлады

Республиканың хәзерге җитәкчесе өчен 1,9 млн сайлаучы тавыш бирде, бу 83,27 процент тавыш тәшкил итә.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановка телеграмма юллады. Анда ул аны Татарстан Республикасы Президенты вазифасына сайлануы белән котлады.

«Күп еллар дәвамында республика халкы Сезгә төбәк алдында торган мөһим бурычларны хәл итүне ышанып тапшыра. Сайлауларда җиңү — сезнең Татарстанда абруегызны тагын бер раслады. Һөнәри осталык, тәҗрибә, тирән белем Сезгә киләчәктә дә төбәкнең икътисадын һәм социаль өлкәсен ныгытырга, Татарстан һәм бөтен Россия хакына яңа уңышларга ирешергә ярдәм итәр дип ышанам. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим», диелә телеграммада.

Элегрәк Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Республикасы Президентын сайлау нәтиҗәләрен раслады. Анда Рөстәм Миңнеханов җиңде. Республиканың хәзерге җитәкчесе өчен 1,9 млн сайлаучы тавыш бирде, бу 83,27 процент тавыш тәшкил итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев