Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Метшиннар зу-у-ур кабак үстергәннәр!

Иштирәк авылында яшәүче Метшиннар гаиләсен бу эшнең остасы дип атарга мөмкин. Инде ничә ел рәттән әлеге төр культурадан мул уңыш ала алар. Аларга кунакка килгәч, Асия апа иң зур кабакны күрсәтә алмаганына кайгырып уфтанды. Карасаң, кабак бозыла башлап, алар аны малларга турап биргәннәр икән. Барлыгы җиде чиләк ризык чыккан!

Хуҗалар әйтүенчә, үстергән кабакларны күрергә килүчеләр бер без генә түгел икән. Әле күреп кенә калмыйлар, кызыгып, үзләре дә үстерә башлыйлар ди. Янәшәләрендә фотога төшүчеләр дә булган.
«Бернинди сере дә юк. Бәрәңге арасына төртеп чыктык та, үзе үсте инде. Быел мондый зурлары сигез данә булды», – ди йорт хуҗасы Шәйхулла абый.
Быелгы кабакларның иң авыры 65 килограммлы булган.
«Аларны бер җирдән икенче урынга күчереп йөрүе дә мәшәкатьле. Тәгәрәтүе кулайрак», – диләр кабакчылар. Кызганыч, бу кабаклар белән рекордлар китабына кереп булмый. Дөнья тарихында 7-9 центнер авырлыкка җиткән кабаклар да очраган. Ә шулай да Метшиннар гаиләсе үстергән кабаклар күрше-күләннәргә дә, туганнарга да, туганнарның туганнарына да күбрәк шатлык китерә кебек. Үтеп-сүтеп йөргәндә Асия апаның кызы Тәнзилә: «Әйдә, әни кабак бәлеше пешерде, авыз итеп чык», – дип эндәшмичә калмый. Әлбәттә, кабак үстерүдә аның да өлеше бар. Алдагы елларда да уңышларыгыз мул булсын, Асия апа белән Шәйхулла абый һәм Тәнзилә!

Гөлсинә Жиляева,
Иштирәк авылы мәдәният йорты директоры.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X