2 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Метшиннар зу-у-ур кабак үстергәннәр!
Иштирәк авылында яшәүче Метшиннар гаиләсен бу эшнең остасы дип атарга мөмкин. Инде ничә ел рәттән әлеге төр культурадан мул уңыш ала алар. Аларга кунакка килгәч, Асия апа иң зур кабакны күрсәтә алмаганына кайгырып уфтанды. Карасаң, кабак бозыла башлап, алар аны малларга турап биргәннәр икән. Барлыгы җиде чиләк ризык чыккан!
-
Тукайлылар hәм район җитәкчелеге олы йөрәкле табибларга рәхмәтле
– Картлык – шатлык түгел, диләр. Бик дөрес сүзләр икән! Әмма гомерең болытлы булып күренгәндә, көннәрең салкын кебек тоелганда янәшәңдә кояш кебек җылытучы табиблар булганда, үзеңә ничә яшь булуына да карамастан, әле тагын озак еллар яшисе килә, – ди күптән түгел Яр Чаллы шәhәренең сугыш ветераннары госпиталендә дәваланган Мусабай Завод авылында яшәүче Мәскүрә апа Гыйльметдинова.
-
Районның күпфункцияле үзәгендә нинди хезмәтләр тәкъдим ителә?
Районның күпфункцияле үзәгендә көнгә 200дән артык кешегә дәүләт хезмәтләре күрсәтелә. Үзәккә тукайлылар нинди хезмәтләр белән еш мөрәҗагать итә соң? Халык өчен үзәкнең уңайлыклары нидә? Бу сорауларга район филиалы җитәкчесе Елена Рәсимбетова җавап бирә.
-
«Р-Агро» хуҗалыгында сөт җитештерү арта бара
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча бер тәүлек эчендә тулаем савым күләме 68,8 тонна тәшкил итә. Бу 2017 елның шушы чоры белән чагыштырганда 100 центнерга артыграк. Әлеге күрсәткечкә саллы өлешне Сәйдәшев исемендәге хуҗалык, «Ирек» җитештерү кооперативы, «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы, «Р-Агро» предприятиесе кертәләр. «Р-Агро» хуҗалыгында һәр көнне 10 тоннадан артык сөт савыла, бу бер баш сыерга 17,5 килограмм тәшкил итә.
-
Тукай районында коега егылып төшкән ир-ат үлгән
Белгечләр 57 яшьлек ир-ат үлеме сәбәпләрен ачыклый.
-
АКШның иң яхшы университетларының берсе татар кичәсе уздырырга әзерләнә
Кичә башка милләт вәкилләрен татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, татар музыкасы һәм милли ризыклар белән таныштыру максатыннан оештырыла.
-
Яхшы яши башлаганбыз – хезмәт хаклары арткан
Агымдагы елда әлеге арту 11 процентны тәшкил иткән һәм Росстат исәпләвенчә, хәзер уртача хезмәт хакы 42 меңнән артып китә.
-
Татарстанда иң яхшы комбайнчыларны билгеләделәр
Иң яхшы белгечләрне ашлык суктыру күрсәткечләре һәм чаптырылган мәйдан күләме буенча сайлап алганнар.
-
Техник сәбәпләр аркасында электр энергиясен вакытлыча өзеп торачаклар
Хөрмәтле тукайлылар!
-
Татарстан иҗтимагый оешмалары Россия Президентыннан 174 млн сум грант алачак
Россия Президенты грантлары бәйгесен үткәрүнең идарә комитеты утырышы быел 31 октябрьдә узды.