Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Районның күпфункцияле үзәгендә нинди хезмәтләр тәкъдим ителә?

Районның күпфункцияле үзәгендә көнгә 200дән артык кешегә дәүләт хезмәтләре күрсәтелә. Үзәккә тукайлылар нинди хезмәтләр белән еш мөрәҗагать итә соң? Халык өчен үзәкнең уңайлыклары нидә? Бу сорауларга район филиалы җитәкчесе Елена Рәсимбетова җавап бирә.

– Елена Геннадьевна, районда халыкка хезмәт күрсәтүче күпфункцияле үзәк кайчан барлыкка килде?

– Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәкнең территориаль бүлекчәләре челтәре барлык муниципаль районнарда 2015 елда оештырылды. Челтәрне республиканың кадастр палатасы директоры Ленара Мозафарова җитәкли. Тукай районы филиалы да 2015 елның февраль аеннан эшләп килә. Үзәкнең төп максаты – халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү эшенең сыйфатын яхшырту һәм гадиләштерү.

– Күпфункцияле үзәкнең эшләү принцибы нинди?

– Республиканың күпфункцияле үзәкләрендә 150 төрдән артык хезмәт күрсәтелү «бер тәрәзә» принцибы буенча башкарыла. Монда хезмәт күрсәтү буенча консультация алырга, гариза бирергә, дәүләт пошлинасын түләргә, әзер документларны алырга мөмкин.

– Күпфункцияле үзәккә район халкы нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итә ала?

– Гражданнар арасында ихтыяҗ зур булганнары – күчемсез милек объектларына кадастр исәп-хисабы, паспорт алмаштыру, төзелеш объектларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә рөхсәт алу, хөкем ителүнең булмавы турында белешмә, салым бурычлары турында мәгълүмат бирү, гражданнарны ЕСИАда теркәү.
Күпфункцияле үзәктә федераль хакимият органнары (Росреестр, Салым инспекциясе, Эчке эшләр министрлыгы, Пенсия Фонды һәм башкалар) хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин. Мисал өчен, бу елның гыйнвар аеннан сентябрь аена кадәр Росреестр буенча – 18759, муниципаль хезмәтләр – 4552, Эчке эшләр министрлыгы – 3489, пенсия фонды – 1323, салым инспекциясе буенча 334 хезмәт күрсәтелгән. Шулай ук безнең үзәктә муниципаль хезмәтләрдән, мәсәлән, җир-милек мөнәсәбәтләре, архитектура, архив өлкәсендәге хезмәтләрдән файдаланырга була. Моннан тыш, эшмәкәрләргә дә хезмәт күрсәтелә. 

– Гражданнарны кабул итү нинди тәртиптә уза?

– Халык уңайлыгы өчен филиал залында консультант эшли. Ул hәрчак дәүләт пошлинасын түләргә ярдәм итә. Шулай ук безнең хезмәткәрләр гариза тутырырга да булыша ала.

– Гражданнар мөрәҗагать иткән хезмәтләр, сораулар буенча аларга эш тәмамлану турында ничек хәбәр ителә?

– Үзәкнең хезмәткәрләре гражданнардан кабул иткән документлар турында аларга язма тасвирлама бирә. Әлеге язмада документларның кайсы вакытка әзер булуы языла hәм бу мәгълүматны 8-800-100-34-34 номеры буенча да бушлай шалтыратып белеп була. Шунысын да әйтеп үтү мөhим, +7(843)222-06-20 кайнар элемтәсе, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәгенең рәсми сайтында да (mfc16.tatarstan.ru) сораулар буенча консультация алып була.

– Тукайлылар сезнең үзәккә нинди адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар? 

– Күпфункцияле үзәк шәһәрнең ЗЯБ бистәсендә, Маршал Жуков урамы, 23 йортында урнашкан. Район филиалы дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә сәгать 8дән 18гә кадәр, сишәмбе 8дән 20гә, җомга 7дән 17гә, шимбә 8дән 18 сәгатькә кадәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев