Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кышкы салкыннарда өшүдән саклану

Табигатьтә көтелмәгән хәлләр булгалый. Шуңа күрә аңа яраклашырга, саклану чараларын күрергә кирәк, ди район үзәк больницасының ГАУЗ врач-хирургы Зоя Антропова һәм өшүдән саклану чаралары турында киңәшләр бирә. Температура 20 градустан түбән булганда тәннең нинди дә булса өлеше өшүе һәм бөтенләй сизми башлавы мөмкин.Мондый травмага йөрәк-кан тамырлары системасы авыруы булган, аягының...

Табигатьтә көтелмәгән хәлләр булгалый. Шуңа күрә аңа яраклашырга, саклану чараларын күрергә кирәк, ди район үзәк больницасының ГАУЗ врач-хирургы Зоя Антропова һәм өшүдән саклану чаралары турында киңәшләр бирә.

Температура 20 градустан түбән булганда тәннең нинди дә булса өлеше өшүе һәм бөтенләй сизми башлавы мөмкин.Мондый травмага йөрәк-кан тамырлары системасы авыруы булган, аягының кан тамырлары кысылган кешеләр, өлкән яшьтәгеләр, шулай ук балалар тизрәк бирешүчән.Хикмәт шунда, кече яшьтәге балаларның тән җылылыгын көйләү системасы тулысынча формалашмаган, ә аларның әби-бабаларының ул бозылган була.

Салкын, барыннан да элек, күзәнәкләргә, тән тукымаларына зыян китерә. Тышкы, эчке органнарны, сөякләрне салкыннан тире астындагы май катламы саклый.Ул катлам кул бармакларында, борын һәм колакларда юка булганлыктан, алар салкынны иң беренче сизә. Суыкта очлыклар җылыны һәм тәннең тотрыклы температурасын сакларга тырыша һәм нәтиҗәдә кан тамырлары тарая, шуның белән бергә кан йөреше акырыная һәм күзәнәкләрнең кислород, элементлар белән туклануы кими.

Өшегән кешегә беренче ярдәм

Кайберәүләр җиңелчә өшегәндә терапия ярдәме кирәкми дип ялгышалар.Чынында исә тәннең өшегән урыннары аерым игътибар сорый.

Ә нинди чаралар күрергә кирәк? Беренчедән, җылы бинага керергә. Кан нормаль йөри башласын өчен өшегән урынны җылыткыч май белән (кар белән түгел) ышкырга. Аннары мамык, киҗе мамык тукыма белән урарга. Өшегән кулларны кайнар суга тыгарга яки кайнар батареяда җылытырга ярамый. Чөнки температура кинәт үзгәргәндә өшегән урынның ярасы тирәнәергә мөмкин. Кайнар чәй, компот эчәргә кирәк. Алькоголь куллану катгый тыела.Чөнки ул кан тамырларын кинәт киңәйтә һәм җылыткан сыман тоела, ә чынында җылыны тиз югалтуга китерә.

Әшүдән ничек сакланырга? Салкында өшемәү өчен эшкә баручыларга, саф һавага чыгучыларга (урамда эшләүчеләр дә бар бит) җылы киенергә--тышка чыгар алдыннан берничә кат җылы кием кияргә кирәк. Ул тар, тыгыз булырга тиеш түгел.Бу, шулай ук, аяк киеменә дә кагыла.Тыгыз итекләр, ботинкалар кигәндә кан йөреше бозыла һәм аяклар тизрәк өши.

Өшегәнне сизгәндә йөрешне кызулатырга, йөгерергә кирәк.Алай эшләгәндә кан йөреше яхшыра, тән җылына.Монда да чама кирәк: даими активлык энергияне киметә, җылылык сүрелә. Шуңа күрә кызу йөрү белән акрын атлауны чиратлаштыру зарур. Көннәр нык салкын тоганда яхшырак тукланырга, диеталарны куеп торырга, тәмәке тартучыларга да салкында тыелып торырга кирәк.

Әгәр синоптиклар озакка сузылган салкыннар турында хәбәр итәләр икән, иммунететны күтәрү өчен фитопрепаратлар кабул итүең хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев