12 февраль 2018 яңалыклары
-
«Мәхәббәт канатында» бәйгесенең 7нче катнашучылары
Алар - Раушания Гилязова белән ире Марат. Раушания Гилязова безгә «Иң үзенчәлекле фото» номинациясенә үз сөйгәне белән төшкән 1980 елның туй фотосын җибәргән. «Мәхәббәт канатында» исемле бәйгесенең башка катнашучылары турында моннан укыгыз: Беренче катнашучылар Икенче катнашучылар Өченче катнашучылар Дүртенче катнашучылар Бишенче катнашучылар Алтынчы катнашучылар Сигезенче катнашучылар Тугызынчы катнашучылар
-
Кышкы салкыннарда өшүдән саклану
Табигатьтә көтелмәгән хәлләр булгалый. Шуңа күрә аңа яраклашырга, саклану чараларын күрергә кирәк, ди район үзәк больницасының ГАУЗ врач-хирургы Зоя Антропова һәм өшүдән саклану чаралары турында киңәшләр бирә. Температура 20 градустан түбән булганда тәннең нинди дә булса өлеше өшүе һәм бөтенләй сизми башлавы мөмкин.Мондый травмага йөрәк-кан тамырлары системасы авыруы булган, аягының...
-
«Мәхәббәт канатында» бәйгесенең 5нче катнашучылары
Алар - Бурдыбаш авылыннан Инзиля һәм аның сөйгән яры, Чурашево авылы егете Василь. Инзиля безгә «Иң үзенчәлекле фото» номинациясенә үз сөйгәне белән төшкән иң матур фотоны җибәргән. «Мәхәббәт канатында» исемле бәйгесенең башка катнашучылары турында моннан укыгыз: Беренче катнашучылар Икенче катнашучылар Өченче катнашучылар Дүртенче катнашучылар Алтынчы катнашучылар Җиденче катнашучылар Сигезенче катнашучылар...
-
«Мәхәббәт канатында» бәйгесенең 6нчы катнашучылары
Газетабызның электрон почтасына Дилбәр Гыймазетдиновадан мондый хат килде: "Күзләр - алар күңел көзгесе" "Мин сине яратам!"дип кычкырып йөрмиләрдер мөгаен, ә аны үзеңнең яхшы гамәлләрең, яраткан , хөрмәт иткән кешеңә карата кылган изге эшләрең белән дәлилләп тору кирәктер дип уйлыйм мин үзем. Безнең Нәзир белән мәхәббәт тарихыбызны барлык диярлек туганнар ,...
-
Тукай районында мәктәп ашханәләрендә тикшерү узачак
Арча районында мәктәптә укучыларның агулану очрагы, Тукай район балалар уку йортлары ашханәсендә тикшерү уздыруга сэбэп булды дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Исаев.
-
Татарстанда 50 меңгә якын фатир индивидуаль җылыту системасына күчерелде
2018 елда җылыту системасын индивидуаль котелларга күчерү программасына республикада 162 миллион сум акча бүленәчәк. Татарстан 49,6 меңнән артык фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерде, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы. 2017 елда Ютазы районының Урыссу шәһәр тибындагы бистәсендә 3,4 мең объект индивидуаль җылыту системасына тоташтырылды. Татарстан бюджетыннан бу...
-
Рөстәм Миңнеханов, Арчада балалар агуланганнан соң, тиешле барлык чараларны күрергә кушты
Татарстан Прокуратурасы әлеге очрак буенча тикшерү башлады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында мәктәптә укучыларның агулану очрагының сәбәпләрен ачыклауны таләп итте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. "Татар-информ" Татарстанның Арча районындагы Казанбаш мәктәбендә балалар агулануын, 31 баланың Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелүе турында хәбәр иткән иде. Балаларга...
-
12 февраль көненә Тукай районында һава торышы
Бүген, 12 февраль көнне, Тукай районында, көн болытлы булачак, явым-төшемсез. Һава температурасы көндез -10 градус салкынлык, төнлә -12 градус. Җил секундына 2 метрга кадәр. Sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә -14 градус салкын булачак.