Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Мәхәббәт канатында» бәйгесенең 6нчы катнашучылары

Газетабызның электрон почтасына Дилбәр Гыймазетдиновадан мондый хат килде: "Күзләр - алар күңел көзгесе" "Мин сине яратам!"дип кычкырып йөрмиләрдер мөгаен, ә аны үзеңнең яхшы гамәлләрең, яраткан , хөрмәт иткән кешеңә карата кылган изге эшләрең белән дәлилләп тору кирәктер дип уйлыйм мин үзем. Безнең Нәзир белән мәхәббәт тарихыбызны барлык диярлек туганнар ,...

Газетабызның электрон почтасына Дилбәр Гыймазетдиновадан мондый хат килде:

"Күзләр - алар күңел көзгесе"

"Мин сине яратам!"дип кычкырып йөрмиләрдер мөгаен, ә аны үзеңнең яхшы гамәлләрең, яраткан , хөрмәт иткән кешеңә карата кылган изге эшләрең белән дәлилләп тору кирәктер дип уйлыйм мин үзем.

Безнең Нәзир белән мәхәббәт тарихыбызны барлык диярлек туганнар , дуслар да ишетеп беләләр бугай инде, без аларга аны кызык -мызык хәлләр итеп гаилә бәйрәмнәрендә сөйләп алган чаклар бик күп. Минем Нәзир белән танышуым 1985 елның октябрь ае ( без икебез дә хәзерге Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы , ә ул чорда Татарстан Республикасы культура -агарту училищесы студентлары идек), мин җәй аендә башка группадашларым белән Астраханьдә студент отрядында булдым һәм билгеле сентябрьдә ял итеп, укуга октябрь аенда гына килергә туры килде. Мин класска килеп керүем булды, ә анда 30 кыз арасында 1 егет утыра, башта мин моңа игътибар итмәдем билгеле , соңыннан гына ул егетнең безнең группада укыячагын һәм аның Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткан Нәзир исемле егет икәнен белдем.

Әмма мин училищеда берничә көн укыгач, әллә сентябрь аенда ял иткәндә үзебезнең авыл клубында эшләп алу, башыма укымыйча да эшләп булу фикерен салды шунда , кире авылыма кайтып киттем. Ләкин 1 көннән мин кире училищега кайттым, ә монысы инде әниемнең киңәшен тыңлап билгеле. Ярар, утырам шулай тулай торак бүлмәсендә ,әле кызлар дәрестән кайтып җитмәгәннәр иде, кемдер ишек шакый .Ачтым, ә анда Нәзир басып тора , мине кинога чакыра , "яхшы фильм !"- дигән була, "нигә син укуны ташларга уйладың, ташлама!"- дип киңәшләр биргән була. Мин билгеле, ул көнне аның белән кинога бармадым, кызлар горурлыгын саклыйм янәсе! Әмма бераз вакыттан соң, без аның белән бик нык дуслашып киттек , билгеле,дуслыгыбыз олы мәхәббәткә әверелде һәм 1986 елның 23 августында Теләнче Тамак авыл советында тантаналы рәвештә язылышып, тагын бер Гыймазетдиновлар гаиләсе барлыкка килде, укуны тәмамлап Яңа Бүләк авылының мәдәният йортына эшкә кайттык һәм Нәзир белән менә инде аллага шөкер , 31 елдан артык бергә гомер кичерәбез, 3 кыз тәрбияләп үстердек, 3 алтын кебек оныгыбыз бар. Нәзир мәдәният йортында эшләү дәверендә талантын югары дәрәҗәгә үстерүгә иреште, без барыбыз да аның уңышларына чын күңелдән сөенәбез, ул моңлы итеп җырлый, үзе дә җырлар иҗат итә, бик күп төрле музыкаль инструментларда оста итеп уйный, әле менә мәктәп укучыларын курайда уйнарга өйрәтеп килә, уңышлары да матур гына.

Мәкаләмне "Күзләр -алар күңел көзгесе!"- дип юкка гына язмадым мин , Нәзирнең авылдашыбыз Зәйтүнә Гайнуллина сүзләренә иҗат иткән "Күзләренә карыйм" җыры инде кайда гына яңгырамады, ул җырны интернетта авторларын әйтеп тә, әйтмичә дә бик күп җырчылар башкаруында ишетергә мөмкин, шуңа моңа без балалар, туганнар бик горурланабыз! Аннан соң Нәзир бу җырны "сиңа атап җырлыйм!"- диюе мәхәббәт билгесе түгелмени?!

"Күзләреңә карыйм, күзләренә

Күзләр- алар күңел көзгесе!

Күзләреңә карап елмаюым,

Керсез сөюләрнең билгесе!"

Без барлык парлыларга керсез Олы Мәхәббәт телибез! Бу дөньяда һәрбер кеше сөйгәнен бер күз карашыннан аңлап яшәсен, бәхетле булсыннар иде, тәүфыйкълы- сәламәт балалар үстерсеннәр!

«Мәхәббәт канатында» исемле бәйгесенең башка катнашучылары турында моннан укыгыз:

Беренче катнашучылар

Икенче катнашучылар

Өченче катнашучылар

Дүртенче катнашучылар

Бишенче катнашучылар

Җиденче катнашучылар

Сигезенче катнашучылар

Тугызынчы катнашучылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев