Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күркәм эш-гамәлләре калды

Авылым бай табигатьле. Урманы дисәң – анысы бар, суы дисәң – суы. Керәчтавы үзе генә  ни тора! Чишмәсе, елга, күле, җиләкле таулары булган авылдан читкә китмәдем. Ямьле туган авылымның кешеләре матур күңелле. Һәрхәлдә мин авылдашларым турында гел шундый яхшы уйлар белән яшим. 

Олыларга итагатьле, ярдәмчел кешеләр байтак бездә. Халыкка игелек кылган, изгелекле авылдашларым белән горурланам. Сөләйман Һадиев  авылыбызны мәчетле итүдә олы хезмәт куйды. Аллаһ йортын җиткерүче кешенең изгелеге Кыямәткәчә сәдака җария булып барып торачак.
Каберстанны карап, тәртипләп тору – исәннәрнең бурычы. Зиратта безнең кадерле кешеләребезнең җәсәде күмелгән. Койма тотканчы каберстанга мал-туар кереп йөри иде. Ике очтагы зиратны коймалап куйдыручы кеше дә Сөләйман Һадиев булды. Аннары килеп, зиратыбызда мәет күмүдә кулланыла торган кирәк-ярак тота торган җыйнак кына бина кирәк иде. Анысын да ясатты Сөләйман. 
Сәүбән абый белән Сәрия апа әнә шундый игелекле балалар тәрбияләгәннәр, без аларны рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Кеше гомере аккан су кебек – үтә дә китә. Сөләйманның бакыйлыкка күчүенә дә унбер ел. Изгелекләр кылып калдырган авылдашыбызның рухына дога кылам, аңа бик рәхмәтлемен. Бу фани дөньядан Ахирәткә күчкәннәренең рухлары шат булсын дим. Әнә шундый игелекле авылдашым кебек, үзеңнән соң якты хисләр белән искә алырлык изге эш-гамәлләрең калырлык итеп яшисе иде барыбызга да. 
Асия Метшина.
Иштирәк авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев