15 август 2021 яңалыклары
-
Урман авызы, елга тамагы һәм Маша белән Аю турында
«Якты юл» газетасында (6 август, 2021 ел) «Татар әбисе оныгына русча эндәшә?» дигән язманы укыгач, үз фикерем белән уртаклашасым килде. «Татар теле телгәләнүгә дучар ителә» дип борчылып язган Мирһади Разов. Аның: «Барысына да үзебез гаепле», – диюе белән бәхәсләшеп булмый, билгеле, әмма төшенкелеккә дә биреләсе килми.
-
Күркәм эш-гамәлләре калды
Авылым бай табигатьле. Урманы дисәң – анысы бар, суы дисәң – суы. Керәчтавы үзе генә ни тора! Чишмәсе, елга, күле, җиләкле таулары булган авылдан читкә китмәдем. Ямьле туган авылымның кешеләре матур күңелле. Һәрхәлдә мин авылдашларым турында гел шундый яхшы уйлар белән яшим.
-
Минем бакчам
Резедә Якупова – Иске Абдулда урнашкан «Гиндукуш» хәрби-патриотик музее директоры. Төп эшеннән тыш, ул гөлләр үстерү белән мавыга. Газетаның бер санында аның гүзәл чәчкәләрен бастырган идек. Анда зур бакчада гөрләп үскән барлык гөлләр дә сыймады. Ә бит сезгә дә күрсәтәсе килә бу җәйге матурлыкны, кадерле газета укучыларыбыз! Бу юлы Резедә ханым үз серләре белән дә бүлеште.
-
Җәй ахырында бакчада ниләр эшләргә?
Август – бакчачылар өчен кызу вакыт. Бу айда бакчачылар үстергән уңышны җыя, яшелчә культураларын кабат утырта, туфракны савыктыра, чүп үләннәренә, көндезге һәм төнге күбәләкләргә каршы көрәшә, түтәлләргә су сибә. Август аенда алма, груша, алыча, облепиха һәм соңгы чия сортлары өлгереп килә. Миләш өлгерә, карлыган һәм крыжовник җимеш бирә. Уңышны җыеп алу өчен коры, аяз көнне сайларга кирәк. Бәрәңге казып алырга теләгәндә аны кояшта яхшылап киптерү мөһим. Августның беренче декадасында яшел тәмләткечләр, төсле кәбестә, брокколи, кәбестә, татлы борыч, фасоль уңышын җыялар.