Күркәм бер бәйрәм кебек үтте
Тарихын, ата-бабаларын белгән милләтнең генә киләчәге якты. Шәҗәрәсен, гореф-гадәтләрен буыннан-буынга тапшырып килгән нәселнең генә тамырлары нык була. Гаилә нигезендә төпле тәрбия, иман булганда гына балаларыбыз халкыбызның милли рухын саклап, ерак гасырларга юл тотарлар.
“Энергетик” мәдәният сараенда “Тарихта без эзлебез” республика шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды. Анда нәкъ менә милли традицияләрне саклап гомер итүче гаиләләр чыгыш ясады. Чулман төбәгеннән килгән җиде район вәкилләре, гаиләләр үзләре белән таныштырдылар. Бу күркәм фестиваль республикабызда дүртенче тапкыр үткәрелсә дә ул үзенең актуаллеге белән елдан –ел үсештә.
Районнардан килгән гаиләләр мәдәният сараеның мәрмәр залында күргәзмәләр оештырганнар иде. Залга килеп керү белән Тукай районының Яңа Бүләк авыл җирлеге әзерләгән экспонатлар каршы ала. Мәшһүр якташыбыз , татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакировка багышланган стенд яныннан тиз генә китеп булмый. Анда аның балачагы, үткән гомер юлы, иҗаты. Яңабүләклеләр милли ризыклардан мул табын-күргәзмә әзерләгәннәр. Анда өчпочмагы да, каклаган калҗалары да, татлы сыйлар да бар да бар. Сеппаротор алып килеп сөт тә аерттып күрсәттеләр алар.
Алабугадан килгән Эмирбековлар гаиләсе исә Кавказ халкының көнкүрешен тасвирлаган күргәзмә оештырган. Үзләре лезгин милләтеннән. Милли киемнәрдән горур басып торулары да үзе бер манзара булды.
Күрше Зәй районынан Салиховлар гаиләсе күргәзмәсе дә мулдан иде. Өстәлләрендә ниләр генә юк! Борай боткасына кадәр пешереп алып килгәннәр.
Яр Чаллыдан Хаматшиннар гаиләсе оештырган күргәзмә дә сокландырды. Танылган җырчы Нияз Хаматшинның күркәм гаиләсе белән якыннан танышырга мөмкин иде. Алар татар халкына хас табын корганнар. Уртада самовар кайнап утыра. Хуҗабикә пешергән тәгамнәрдән өстәл сыгылып тора.
Актанышлыларның күргәзмәсен карау үзе бер тамаша иде. Анда тарих та, матур эшләр көндәлеге дә, бүгенге көн җимешләре дә урын алган. Район Гаяновлар гаиләсе шәҗәрәсен алып килгән. Өстәлләре бай, милли ризыкларның ниндиләре генә юк! Каклаган каз, тутырмалар, бәлешләр... Әле ояда тере каз да йомыркалары өстендә утыра иде.
Әгерҗеләрнең исә күргәзмәләре бераз тыйнаграк, милли йолаларны, кул эшләрен күбрәк күрсәтергә тырышканнар.
“Тарихта без эзлебез” республика шәҗәрә фестиваленең зона этабына килүчеләрне Тукай муниципаль районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров район башлыгы Фаил Камаев исеменнән һәм шәхсән үзеннән котлады. Ул милли традицияләребезне саклап, буыннан-буыннарга тапшыру мөһим икәнлегенә басым ясады, бәйге -фестивальне тукайлылар җаваплылыгында үткәрелүе зур дәрәҗә икәнлеген әйтеп узды.
Татарстан Республикасы архив эшләре буенча Дәүләт комитеты вәкиле Артур Гаязов бу “Тарихта без эзлебез” республика шәҗәрә фестиваленең әһәмияте турында чыгыш ясады, катнашучыларга уңышлар теләде.
Сәхнәдә гаиләләрнең шәҗәрәләрен тәкъдим итү башланып китә. Актанышлылар театралләштерелгән тамаша формасында тәкъдим итәләр. Гаяновлар гаиләсенең үткәне, матур эшләре хакында бик үтемле һәм күңелле итеп уйнап, сөйләп күрсәттеләр.
Иң дәртле чыгышлар, тәкъдим итү Эмирбековлар гаиләсенеке булды. Алар Дагстаннан килеп Алабугада төпләнгәннәр, шунда якташлары белән тату яшиләр. Дәртле биюләре, җырлары белән алар халык күңелен тиз яуладылар. Нәселләре белән эзлекле итеп таныштырдылар.
Менделеевск шәһәреннән Зиятдиновлар-Казаковлар шәҗәрәсе хакында бик гади чыгыш булды. Алар үзләренең нәсел-нәсәбәләре хакында тарихи материалларга нигезләп сөйләделәр. Бөтен буыннарда хезмәт куйган туганнарының хезмәт стажын кушканнар, нәтиҗәдә 480 ел килеп чыккан.
Хаматшиннар гаиләсенең тамырлары Башкортстаннан башлана. Нияз үзенең җиде бабасын ачыклаган. Аларның тормышын тарихи материалларга, фотосүрәтләргә нигезләп өйрәнгән. “Болгар” бию ансамбле бу чыгышны тагын да бизәде, тәэсир көчен арттырды.
Тукай муниципаль районын Яңа Бүләктән Шакировлар гаиләсе тәкъдим итте. Бу авылда атаклы җырчыбыз Илһам Шакировның абыйсының улы Флүр Шакиров яши. Сәхнәдә Илһамның балачагын сүрәтләгән күренеш, ул аның нәсел-нәсәбе хакындагы хикәят булып үрелеп бара. Илһам Шакировның җырлары тамашаны тагын да җанландырып, хисләндереп җибәрә. Печән өсте, базарда Илһамның җырлавы кебек күренешләрдән соң күзләргә яшь килә. Тукайлылар булдырды! Бик матур шәҗәрә тәкъдим итү булды.
Әйтергә кирәк, яңабүләклеләрнең бу чыгышы сценариен Дилбәр Гыймазетдинова язган.
Бәйгедә катнашучыларның чыгышларын башкалабыздан килгән ун дәрәҗәле жюри әгъзалары бәяләде. Алар арасында галимнәр, сәнгать эшлеклеләре, дин әһелләре бар иде.
Жюри киңәшләшкән арада, Тукай районы талантлары концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Балар коллективларның биюләре, җырлары күңелләргә сары май булып ятты.
Инде җиңүчеләр дә билгеле булды. Беренче урынны Алабугадан Эмирбековлар гаиләсе алды. Тукай тайоныннан Шакировлар гаиләсенә икенче урын бирелде. Өченче мактаулы урын Актаныш районыннан Гаяновлар гаиләсендә.
“Тарихта без эзлебез” республика шәҗәрә фестиваленең зона этабы оешкан төстә матур бер бәйрәм кебек үтте.
Мирһади Разов
Мирһади Разов һәм Айсылу Зианурова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев