7 апрель 2022 яңалыклары
-
Хатын-кызлар волейбол уйный
Хатын-кызлар командалары арасында Тукай районы Кубогына волейбол буенча чемпионат узачак. Ярышлар ике көн дәвамында узачак.
-
Ана капиталы - гаилә өчен
Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәhәрендә ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Тукай районының 3 гаиләсе дә шундый сертификатка ия булды.
-
Безнекеләр булдыра
Башкалабыз Казанда үзэшчән сәнгатьтә катнашучы өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм сәхнә ветераннарның “Балкыш” республика бәйгесенең йомгаклау концерты булып узды.
-
Әти-әниләр имтихан тотты
Районыбызда «Имтиханны бергә бирәбез» дигән акция старт алды. Әлеге чара кысаларында мәктәп укучыларының әти-әниләре, әби-бабайлары һәм җәмәгать эшлеклеләре бердәм дәүләт имтиханын биреп карадылар.
-
Сөт җитештерү арта
Район буенча бүгенге көндә бер сыердан уртача 18 бөтен уннан 5 килограмм сөт савып алына.
-
Яшьләргә торак
8 апрель көннеТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы үзенең YouTube каналында "Жильемолодым" дип исемләнгән туры эфир уздырачак.
-
Күркәм бер бәйрәм кебек үтте
Тарихын, ата-бабаларын белгән милләтнең генә киләчәге якты. Шәҗәрәсен, гореф-гадәтләрен буыннан-буынга тапшырып килгән нәселнең генә тамырлары нык була. Гаилә нигезендә төпле тәрбия, иман булганда гына балаларыбыз халкыбызның милли рухын саклап, ерак гасырларга юл тотарлар.
-
Сабанда сайрашыр чак җитә
«Гигант» хуҗалыгында чираттагы авыл хуҗалыгы семинары үтте. Анда район башлыгы Фаил Камаев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов, авыл хуҗалыгы белгечләре, районның хуҗалык җитәкчеләре һәм фермерлар катнашты.