Сабанда сайрашыр чак җитә
«Гигант» хуҗалыгында чираттагы авыл хуҗалыгы семинары үтте. Анда район башлыгы Фаил Камаев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов, авыл хуҗалыгы белгечләре, районның хуҗалык җитәкчеләре һәм фермерлар катнашты.
Техниканың төзеклеге, орлык белән тәэмин ителеш, чәчүлекләрне тукландыру темаларыннан тыш, әлеге семинар-киңәшмәдә терлекчелек, терлек азыгы әзерләүгә дә игътибар бирелде. Шуңа күрә, семинарда катнашучылар иң элек «Гигант» хуҗалыгының терлек азыгын әзерләү үзәгендә булып, биредә эшнең ничек оештырылганын үз күзләре белән күреп, танышып чыктылар.
Ашаган малда өмет бар
– Һава торышы әлегә яхшы һәм аңа таянып без 24 апрельдә чәчүгә керешүне планлаштырып торабыз. Былтыр без елны авыр чыктык, дөресрәге, әлеге хәлдән чыгып кына киләбез. Малларга дигән азык запаслары да бетеп килә, шуңа күрә азык базасын булдырырыга һәм югалтуларсыз терлекчелек, игенчелек өлкәсендә эшләргә кирәк, – дип, мөрәҗәгать итте семинарга килүчеләргә Фаил Камаев.
Шулай ук Фаил Мисабах улы «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамовның терлекчелек, игенчелек өлкәсендә тырышып эшләвен, районда беренчеләрдән булып мал азыгын әзерләү үзәге оештырганын телгә алды.
Хуҗалыкта терлекчелек, сөтчелек тармагында эшнең барышы турында Риф Хәниф улы үзе дә сөйләп үтте:
– Азыкүзәге булдыруны инде күптән ниятләп йөри идек. Төрле районнарга барып, шундый үзәкләрне карап, өйрәнеп чыктык. Һәм менә былтыр, ел башыннан әлеге эшне башлап та җибәрдек. Әлбәттә, бу эш үтә дә чыгымлы, 35-40 миллион сум акча кертүне сорый, шуңа өстәп, төрле механизмнарын да алырга кирәк. Кормоүзәк эшенә килгәндә, биредә сенаж кебек үлән азыгын ваклап, аларны башка файдалы азык белән катнашытырып торучы ике «Хозяин» агрегаты эшли. Алардан азык йомшарып чыга, мал аны яратып ашый, әрәм итми, – ди җитәкче.
2021 елның ахырыннан хуҗалык сөтчелек өлкәсендә махсус оешма белән дә хезмәттәшлек итә башлаган. Сөт җитештерүнең кимүе-артуын әлеге оешма белгечләре тулысынча күзәтеп-карап торалар, кирәк чакта хуҗалыкка киңәшләре белән ярдәм итәләр икән.
– Шәһәрнең киңәюенә 2 мең гектар иң яхшы җирләрләребезне биргәннән соң бүгенге көндә бездә уңдырышлылыгы начаррак булган 3 мең гектардан артык җир калды. Шунда икмәген үстереп, терлек азыгын әзерлибез, ләкин азык базасы елдан-ел начарлана бара. Җлеге вакытта без көненә 15 тонна 300 килограмм сөт савып алабыз. Һәм шул күрсәткечләрне 20 тоннага кадәр күтәрә алсак начар булмас иде, – ди Риф Имамов. – Бер-береңнең сүзен тыңлап, бердәм эшләгәндә һәм малны ашатыр өчен яхшы рацион булганда гына югары күрсәткечләргә чыгып була. Сөт алу өчен сыерны ашатырга кирәк, – дип өстәде хуҗалык җитәкчесе.
Техниканың яңасы да, искесе дә төзек булырга тиеш
Азыкүзәгеннән соң, семинарда катнашучылар «Гигант» хуҗалыгының техника паркына күчтеләр.
– Район буенча безгә быел 52 мең гектардан артык чәчүлек җирләрен эшкәртергә кирәк булачак. Бу эшләрне башкарыр өчен басуларга җәмгысы 265 трактор чыгачак. Ул техниканың 190ы эре хуҗалыкларныкы, 75е фермерларга туры килә. Шулай ук чәчүдә барлыгы 88 чәчү агрегаты эшлиячәк , – дип техника карауны ачып җибәрде район авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация буенча консультанты Газинур Хөснуллин.
Белгеч сүзләренә караганда, районда, язгы кыр эшләрендә катнашачак барлык техниканың 40 проценты крестьян-фермер хуҗалыкларына туры килә. Ләкин аларның җитештерүчәнлеге эре хуҗалыклар белән чагыштырырлык түгел.
«Гигант» хуҗалыгының техникасына килгәндә, аларның һәркайсы: яңасы да, күп еллар эшли торганнары да тәртиптә, эшкә әзер, төзек булып тора. ТРсы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрылыгы уздырган тикшерү вакытында да хуҗалык техниканың әзерлеге буенча югары 49 балл алган.
Бар хикмәт тә орлыкта
Орлык мәсьәләсенә килгәндә, бу хакта сөйләшү «Гигант»ның орлык складында дәвам итте. Биредә «Россельхозцентр» хезмәтенең Тукай районы буенча бүлек хезмәткәрләре мәгълүмати стендлар, орлык тишелешен күрсәтүче, авыруларга тикшерелгән үрнәкләрдән торган күргәзмә дә әзерләгән иде.
– «Гигант»ның орлыкчылык белән шөгыльләнүенә әле 6нчы гына ел. Райондагы башка хуҗалыклар исә бу тармакта 20-25 ел эшли. Менә шул 6 ел эчендә «Гигант»та орлыкчылык белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар булдырылды, менә дигән, яхшы агрономнары да бар. Алты ел эчендә алар югары репродукцияле орлыкка күчеп беттеләр һәм кем генә килсә дә, аларның сатып җибәререлек орлык материаллары бар. Тулаем район турында сөйләгәндә, бар хуҗалыклар да югары репродукцияле орлык белән тәэмин ителгән, аларның барысы да тикшерү аша узган, – диде «Россельхозцентр»ның тукай буенча филиалы җитәкчесе Назыйм Сәләхетдинов.
Шул ук вакытта семинарга килгән фермерларга район башлыгы инициативасы белән югары уңышлы орлык сортлары тәкъдим ителеп, бераз аларга да тукталып алдылар. Аннары, Назыйм Минвәлиевич, аерым-аерым савытларда булган орлыкларның тишелеш үрнәкләрен күрсәтте.
– Менә бу орлыкны без 5 көн элек чәчкән идек. Менә карагыз, ничек ул матур, куе булып тишелеп чыкты. Туфрагыннан йолкып алсак, тамырларның төрле якка тармакланып китүен күрерсез. Бу орлыкның сыйфат күрсәткече. Һәм быелгы орлыклар чыннан да бик яхшы, – диде белгеч.
Семинар ахырында район башлыгы Фаил Камаев хуҗалык җитәкчеләренә һәм фермерларга язгы кыр эшләренә керешкәнче бар вак төгәлсезлекләрне бетереп, әйтелгән тәкъдим-киңәшләрдән файдаланырга кушты.
Алсу Тимерханова
Рөстәм Зәкиев фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев