Кошчылык комплексыннан ис чыгу – ул СССР заманыннан калган миф
Август уртасында Мусабай Завод авыл җирлегендә кошчылык комплексын төзүгә каршы булган инициатив төркем белән очрашу узды. Район хакимияте һәм контроль органнары вәкилләре катнашындагы әлеге чарада авыл халкы «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ җитәкчелегенә (проектны төзүче) шелтә белдерде. Алар, нигездә, районның экологик торышына зыян салу, сасы ис килү һәм авыл янындагы җирле халык ярата...
Әлеге хәлгә аңлатма бирүен сорап, без проектны төзүче якка - Евгения Әхмәтовага мөрәҗәгать иттек.
Нинди генә регионны алсак та, аның үсеше авыл хуҗалыгыннан башка тормышка ашырыла алмый. Импортны үз илебездә җитештерелгән товарлар белән алыштыру программасы шартларында бу бигрәк тә ачык күренә.Татарстанда авыл хуҗалыгы традицияләре бик көчле, шул исәптән, кошчылык өлкәсендә дә.
Республиканың иң эреләрдән саналган «Чаллы-Бройлер» кошчылык комплексы («Агрокөч» холдингына керә) үзенең алдына Россия кошчылык өлкәсенең лидерлар өчлегенә керүне максат итеп куя. Хәзерге көндә ул бройлер тавыгы ите базарында Татарстанда 65 процент, ә тулаем Россиядә бары тик 2 процентын тәшкил итә. Инновацион һәм экологик товар җитештерүче исемен алган (продукциягә сәламәтлеккә зыянлы булган бернинди дә кушылмалар кертелми) предприятие җитәкчелеге әлеге күрсәткечне Россия буенча 10 процентка җиткерергә ниятли.
Болардан кала, чит илдән кертелгән товар һәм валюта курсыннан бәйлелектән арыну максатында, предприятие беренче тәртиптәге нәсел репродукторы төзүне дә планлаштыра. Әлеге проект Татарстан гына түгел, Россия өчен дә гаять әһәмиятле. Ник дигәндә, мондый төр тәртиптәге заманча нәсел репродукторлары илебездә юк. «Чаллы-Бройлер»ның егәрлеге чебиләрне үз ихтыяҗына гына түгел, ә башка кошчылык фермаларын тәэмин итүгә дә җитәчәк.
Компания шулай ук чит илләргә чыгуны да күздә тота. Мәсәлән, мөселман илләренә хәләл продукция сату планлаштырыла.
Шушылар барысы да тормышка ашырылсын өчен агрохолдинг җитәкчелеге тарафыннан Татарстанның Тукай районында (Мусабай Завод авыл җирлегендә) икенче («Чаллы-Бройлер»дан кала) кошчылык комплексын төзү карары кабул ителде. Елына 100 мең тонна тавык ите җитештерү каралган мәйданны төзү 2018 елның икенче яртысына планлаштырылган.
Предприятие территориясендә 48 кошчылык сарае, машиналар кую өчен ике җылытылган урын һәм машина үлчәве урнашачак. Инвестицияләрнең гомуми күләме 6,1 млрд сумнан артып китә, шуларның 4,9 млрд сумы заем акчалары.
Әлеге көнгә 19,7 млн сум инде финансланган, җир сатып алынган. Тик җирле халыкның каршылыгы белән очрашырга туры килде. Экология турындагы шелтәләрне исә без нигезсез дип саныйбыз. Чөнки проект өчен инженер-экологик эзләнүләр үткәрелде. Казан шәһәреннән ирекле экспертлар төзелешнең район экологиясенә нинди йогынты ясаячагына үз бәяләмәсен бирде. Һәм проект гамәлдә булган барлык норматив документларга, методикаларга туры килә, дигән карар чыгарды.
Хәзерге вакытта проект өчен «Тирә-юнь мохитне саклау буенча чаралар» дип исемләнгән документ эшләнә. Ул, үз чиратында, дәүләт экспертизасын узачак.
Закон таләпләре буенча, кошчылык комплексы торак пункттан кимендә 1 км радиуста урнашырга тиеш. «Мусабай» проктында бу таләп үтәлә, хәтта радиус 1,5 км га кадәр ерагайды да.
Заманча көнбатыш методлары исә сасы ис чыгуны һәм тирә-юнь пычрануны булдырмый калуга ирешергә мөмкинлек бирә. Санитар-гигиеник таләпләр дөньяда зур тәҗрибәсе булган HARTMANN (Германия) компаниясе ярдәмендә тәэмин ителә. Җитештерү процессындагы калдык суларны чистарту җайланмаларын эш стандартлары ISO 9001 дөнья стандарты белән сертификацияләнгән «СтандартПарк» Россия компаниясе сафка бастырачак.
Кош тизәге табигый микробиологик материаллар ярдәмендә эшкәртеләчәк. Халык әйткәнчә «химия» түгел бу, ә чыннан да экологиягә бернинди куркынычы булмаган табигый материаллар.
Тулаем алганда, экологик яктан компания тарафыннан комплекслы механизм тәкъдим ителде. Ул үз эченә механик, аэробно-биологик чистартуны, күмер фильтрларын, ультрашәмәхә нурлар белән зарарсызландыруны кертә.
Кошчылык фабрикасыннан ис килү - ул якында шәһәр яисә авыл булса, кош фермасыннан чыккан ис халыкка уңайсызлыклар тудырган СССР заманыннан калган миф.
Авылдагы сулыкка килгәндә, «Чаллы-Брой-
лер»ның аны ябарга хокукы юк, чөнки предприятие милке түгел. Халык элеккеге кебек үк бернинди киртәләрсез сулыктан куллана алачак. Тик киләчәктә кошчылык комплексы территориясе аркылы уза торган сукмак ябылачак.
Кошчылык комплексы төзелеше хәзерге вакытта 900ләп кеше яши торган авыл җирлегенә яңа импульс бирәчәк. Якын-тирәдә эре предприятиеләр булмаганлыктан халык эшкә Яр Чаллы шәһәренә (20 км) йөрергә мәҗбүр. Ә яңа проект буенча 300дән артык эш урыны булдырылачак (кош фабрикасы операторлары, ветеринар эшкәртү операторлары, слесарь-механиклар, электромонтерлар). Бу урыннарга җирле халыкны җәлеп итү күздә тотыла. Алар өчен тизләтелгән методика буенча укыту программасы да каралган.
Болардан тыш, кош комплексы инфраструктурага да йогынты ясаячак: медицина, янгын сүндерү пунктлары, сак хезмәтен чакыру төймәсе, аерым электр подстанциясе, газ үткәргече.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов әйткәнчә, «Чаллы-Бройлер» тавык ите федераль базарында иң эре уенчыларның берсе, регионда тавык итен әйдәп баручы җитештерүче, аларның үсеш һәм җитештерү күләмен арттыру планнары яклау табарга тиеш. «Чаллы-Бройлер» проекты чыгымнар күләме буенча республика агросәнәгать комплексында соңгы өч елдагы иң эре инвестпроектларның берсе (Кама арты зонасында өч эре объект төзелеше: яңа җитештерү мәйданы, заманча инкубатор һәм тавык сую комплексы).
Нәҗип Хәҗипов белдергәнчә, кош комплексы үсеше технологик һәм фәнни базаны модернизацияләүгә, җитештерү процессына инновацион технологияләр кертүгә китерәчәк. Ә бу исә Татарстанның азык-төлек сәнәгате үсешенә уңай йогынты ясаячак.
Түләүле нигездә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев