23 август 2017 яңалыклары
-
Эзләүдә булган ир-атны районның бер оешмасыннан тапканнар
Быел Тукай районы территориясеннән эзләүдә булган ике кешене таптылар. Аның берсе Коми Республикасында яшәүче. Әлеге гражданин районның хокук саклау хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланды һәм Яр Чаллыга вакытлыча яшәү изоляторына җибәрелде. Икенчесе - Азнакай районы кешесе. Ул Тукай районындагы бер җитештерү кооперативына килеп эшкә урнашкан булган. Анда ике атна эшләгәннән соң, җәзаларны...
-
Кошчылык комплексыннан ис чыгу – ул СССР заманыннан калган миф
Август уртасында Мусабай Завод авыл җирлегендә кошчылык комплексын төзүгә каршы булган инициатив төркем белән очрашу узды. Район хакимияте һәм контроль органнары вәкилләре катнашындагы әлеге чарада авыл халкы «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ җитәкчелегенә (проектны төзүче) шелтә белдерде. Алар, нигездә, районның экологик торышына зыян салу, сасы ис килү һәм авыл янындагы җирле халык ярата...
-
Август киңәшмәсеннән өр-яңа машина алып кайттылар
Республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә район мәгариф идарәләренә 45 «Лада Ларгус» җиңел машинасы тапшырылды. Шул исәптән Тукай районына да. Районнарга 14 «Форд» микроавтобусы да тапшырылырга тиеш. Алары кайсы мәктәпләргә китәр, әлегә билгеле түгел, дип хәбәр итте «Якты юл» хәбәрчесенә муниципаль районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Исаев. Ә Тукай...
-
Кем күпме ашлык суктырган
Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар Президент премиясенә дәгъва кылалар Мәгълүмат авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 22 августка алынды. 1нче төркем 1) Фирзәр Шәфыйков «Вилданов» КФХ «Нива» 293 тн 2нче төркем 1) Ринас Яруллин «Чаллы яшелчәсе+» «ДОН-1500» 985 тн 2) Ленар Димөхәммәтов «Гигант» «ДОН-1500» 930 тн 3) Таһир Тангатаров «Гигант» «Акрос-530»...
-
Бер айда – 9 мөрәҗәгать
Законсыз рәвештә алкоголь сату турындагы хәбәрләрне «Халык контроле» интернет-порталына җибәреп, татарстанлылар 412 мең сум акча эшләгәннәр. Бу турыда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов хәбәр итте. Тукайлылардан исә бу темага 2017 елның беренче яртысында мәгълүмат системасына 16 кеше мөрәҗәгать иткән, шул исәптән 9ы июнь аенда. Акчалата премияне төнлә һәм...
-
Кыр батырларына күчмә әләмнәр тапшырдылар
Узган атнаның җомгасында район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре хуҗалыкларның алдынгы комбайнчыларына күчмә әләм һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
-
Төзелергә тиешле кошчылык комплексы буенча аңлатма килде
«Якты юл» газетасы Мусабай-Завод авылында «Чаллы-Бройлер» җәмгыяте төзергә тиешле кошчылык комплексы турында район халкын таныштырып тора. Күптән түгел генә фабрика, район җитәкчелеге һәм төзелешкә каршы булган инициатив төркем арасында узган очрашу турында да газетабызда мәкалә чыкты. Очрашуда күтәрелгән сорауларга җавап итеп «Чаллы-Бройлер» җәмгыяте район халкына мөрәҗәгать итә. Материалны газетабызның бүгенге...
-
Корбан гаетендә бәйрәм намазына рәхим итегез
1 сентябрь - Корбан гаете уңаеннан Тукай районының барлык мәчетләрендә дә бәйрәм намазы укылачак. Редакциябезгә гает намазының төгәл вакытын сорап мөрәҗәгать итүчеләр булды. Тукай районы мөхтәсибәте имамы Җәүдәт хәзрәт Харрасов хәбәр иткәнчә, кояш иртәнге 4ләрдә чыгуына карамастан, бәйрәм намазы һәр мәчеттә дә 6.00 сәгатьтә укылачак. Районда корбан чалу өчен махсус...
-
Тукай районында яңа җитәкче сайланды
Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев Түбән Суыксу авыл җирлегенең яңа җитәкчесе белән таныштырды. Бу вазифага 52 яшьлек Флер Гаяз улы Ихсанов сайланды. Ул моңа кадәр «Яңа коммуналь челтәрләре» җәмгыятендә башкарма директор, «Татарстан коммуналь челтәрләре»ндә участок башлыгы, җитештерү буенча директор урынбасары булып эшләгән.
-
Тукай районында һава торышы
Бүген, 23 август көнне, Тукай районында кояшлы. Көн дәвамында күк йөзен болытлар тапламас. Явым-төшем көтелми. Һава температурасы көндез 31 градус җылы, төнлә + 17 градус. Җил секундына 3 метр тизлектә. sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә дә кызу булачак, бөрсекөнгә исә температура бераз түбәнәячәк.