Кыр батырларына күчмә әләмнәр тапшырдылар
Узган атнаның җомгасында район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре хуҗалыкларның алдынгы комбайнчыларына күчмә әләм һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Район җитәкчелеге белән берлектә, төркемнәрдә редакция журналистлары да эшләде.
Кайсы гына басуга барма, бу көннәрдә хуҗалык җитәкчеләренең дә, белгечләрнең дә, комбайнчыларның һәм йөк машиналарында ашлык ташучыларның да кәефләре яхшы. Аграрийлар өчен хәзерге вакытта иң мөһиме - һава торышы уңай тора. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлегә бөртеклеләрнең алынмаган мәйданы шактый. Шуңа күрә табигатьнең мондый көннәре әле алга таба да кирәк, игенчеләр шуңа өметләнә дә. Сишәмбе иртәсенә районда барлык мәйданнарның 15400 гектары, ягъни 36 проценты суктырылды. Гектардан уртача 37,4 центнер уңыш чыга.
Әләм тапшыру вакытында район башлыгы Васил Хаҗиев «Кама» агрофирмасының өч бүлекчәсендә булды. Беренче бүлекчәдә күчмә әләм «Мега 360» комбайнында эшләүче Айрат Җаббаровка бирелде. Айрат Насыйр улының механизаторлык тәҗрибәсе 25 ел. Аның 9 елы «Кама» агрофирмасында. Бер көнгә Айрат Җаббаров 900-1000 центнер ашлык суктыра. Фирдәвес Галимәрданов - икенче бүлекчәдән.
Комбайнчы стажы әлегә 4 ел гына, барысы да шушы агрофирма кырларында. «Нью Холланд» комбайнында шулай ук көненә якынча 1000 центнер бөртек суктырып ала. Өченче бүлекчәдән исә ул көнне Рәҗәп Низамов бүләкләнде. Яшь булуына карамастан, шулай ук үҗәт егет. Көнлек күрсәткече 700-800 центнерлап чыга. Васил Хаҗиев барлык комбайнчыларга, гомумән, уракта эшләүчеләрнең һәрберсенә, хезмәтләре өчен җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Агрофирманың Теләнче Тамак бүлекчәсендә исә бүләкләү чарасы икеләтә тантанага әйләнде - биредә бүлекчә җитәкчесе Назиф Хөснетдиновны да туган көне белән тәбрикләделәр.
Бу көнне шулай ук «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгыннан «ДОН-1500»дә эшләүче Ринас Яруллинга күчмә әләм һәм бүләк тапшырылды. Без Ринас Рәфкать улы турында газетаның узган санында сөйләгән идек.
«Ярыш» хуҗалыгыннан исә ул көнне кыр батыры исеменә «ДОН-1500»дә эшләүче Илфат Гыймазиев лаек дип табылды. «Ул һәр көнне 22-23 бункер ашлык суктыра. Уракта инде озак еллар эшли. Шушы көннәрдә Илфат Гыймазиев 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә, гомер бәйрәмен дә ул комбайн штурвалы артында каршылый», - ди аның турында хуҗалык җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров. Тагын өч комбайнчы - Әнвәр Ногманов, Фәрит Шәйхенуров, Марсель Кузнецов турында да җитәкче яхшы фикерләр генә җиткерә. Әйтергә кирәк, теземнәргә салучылар арасында да районда беренче урында «Ярыш» хуҗалыгыннан Фәнис Шәмсиев бара. Аның 22 августка күрсәткече, үлән һәм бөртеклеләр мәйданнарын кертеп, 2140 гектар тәшкил итә.
«Гигант» хужалыгы уракчылары янында исә район агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюз комитеты рәисе Гомәр Хәйруллин булды. Ул барлык комбайнчыларга икмәкне югалтуларсыз җыеп алуда уңышлар теләде, ярышта әйдәп баручы «Акрос» комбайнчысы Флорис Миннегалиевка район хакимияте исеменнән күчмә әләмне һәм истәлек бүләген тапшырды.
«Гигант»та ул көнне егетләр 210 гектарлы арпа басуының соңгы мәйданнарын җыялар иде. Гектардан уртача 67 центнер икмәк чыга. Арыштан һәм көзге бодайдан да югары уңыш алганнар. Августның 20сенә хуҗалыкта гектардан уртача чыгыш 53,8 центнер иде, дип билгеләп үтте хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов. Җитәкче, комбайнчыларның һәркайсын җылы котлап, 10ар мең сум акчалата бүләк тә тапшырды.
Сәйдәшев исемендәге предприятиедән исә 17 августка кыр батыры буларак Ринат Габидуллин билгеләнгән иде. Ул «Акрос 585» комбайнында ашлык суктыра. Кыр батырына бүләкләрне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов тапшырды. Без барган көнне игенчеләр арпа басуында эшлиләр иде. Барысы 8 комбайн. «Акрос» арада иң куәтлесе, бу техниканы әле хуҗалык узган ел гына сатып алган иде. Калган комбайннарда, «ДОН-1500»ләрдә, Фәргать Габидуллин, Заһир Рәфыйков, Рәмзил Сәгыйдуллин, Рәшит Сәгыйдуллин, Шамил Зәйнуллин һәм Айнур Камалетдинов эшли. Бүләк тапшыруга килгән хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин аларга эшләре өчен олы рәхмәтен җиткерде, комбайнчыларның һәрберсе турында җылы сүзләрен әйтте.
«Кама-Бекон» җәмгыятенең Комсомолец поселогыннан ерак булмаган көзге бодай басуында ул көнне 11 комбайн эшли иде. «Хуҗалыкта бүген бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 38 центнер уңыш чыга, көзге бодай уңышы 41 центнер. Ашлык 17-19 процент дымлылык белән җыела, турыдан-туры Ашлык продуктлары комбинатына озатыла», - ди баш агроном Андрей Хохлов. Күчмә әләм һәм район хакимиятенең исемле сәгате ул көнне күрсәткечләре буенча иң алда баручы Илфат Сәйфетдиновка бирелде.
Бүләкләнгән комбайнчыларның һәрберсе 100 мең сум күләмендәге Президент премиясенә дәгъва кыла. Район җитәкчелеге бүгенге кыр батырларына күрсәткечләрне киметмәү, башка комбайнчыларга исә аларны куып җитү бурычын куйды. Бер атнадан әләмнәр тапшыру тагын кабатланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев