Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Комсомолец китапханәчеләре балаларның җәен файдалы үткәрергә ярдәм итә

Комсомолец поселогы авыл китапханәсенең ишекләре балаларга һәрвакыт ачык. Китап укып кына калмадылар, балалар китапханә белән берлектә үткәрелгән төрле чараларда да катнаштылар. Аларда «Ромашка» мәктәп яны лагерена йөрүчеләр аеруча актив булдылар. «Россиядә Пушкин көне» кысаларында балалар Лукоморье дигән серле илдә булдылар, конкурсларда катнаштылар, ребуслар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Хәтер көнендә...

Комсомолец поселогы авыл китапханәсенең ишекләре балаларга һәрвакыт ачык. Китап укып кына калмадылар, балалар китапханә белән берлектә үткәрелгән төрле чараларда да катнаштылар. Аларда «Ромашка» мәктәп яны лагерена йөрүчеләр аеруча актив булдылар.

«Россиядә Пушкин көне» кысаларында балалар Лукоморье дигән серле илдә булдылар, конкурсларда катнаштылар, ребуслар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Хәтер көнендә балалар поселокта үткәрелгән митингка бардылар. Сугыш елы балаларына - әби-бабайларына үзләренең шигырь-җырларын, чәчәкләр бүләк иттеләр. Бу чарада мәктәп укучылары белән бергә бакчага йөрүче нәниләр дә катнашты.

Россия көне дә читтә калмады. Аңа багышлап мәктәп яны лагеренда әдәби кичә үтте. Аннары июнь ае җәй тематикасын үз эченә алган чаралар белән дәвам итте. «Урман сукмагы» дип аталган экскурсия оештырылды, чишмәгә сәяхәт исә балалар күңеленә Батыршиннар гаиләсе турындагы легенда белән кереп калды.

Җәйге кичәләрдә һәм сәяхәтләрдә мәктәп яны лагерена йөрмәгәннәр дә тартылды, шулай ук әби-бабайларына читтән кунакка кайткан балаларны да берләштерде, дип хәбәр итә китапханә мөдире Тамара Лобова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар лагере җәйге каникуллар