8 июль 2015 яңалыклары
-
Комсомолец поселогы балалары квест-уенда катнашты
Әдәбият елы уңаеннан Комсомолец поселогы мәдәният йортында «Әкият геройлары эзеннән» дип аталган квест-уен оештырылды. Балалар, командаларга бүленеп, әкиятләр дөньясына чумдылар. Чара квест формасында үтте. Аларга төрле шифрлар һәм табышмаклар чишәргә, төрле биремнәр үтәргә туры килде. Мәсәлән, «Поэзия станциясе»ндә алар дүрт юллык шигырьне язып бетерде, «Әкияти математика», «Әкияттән юллар», «Герой исемнәре»...
-
Бу китап үзенең укучысын табар
Узган җомгада шәһәрнең М. Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә ветеран-журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, КамАЗ төзелеше ударнигы «Якты юл»(«Светлый путь») газетасына нигез салган һәм егерме ел буе аның редакторы булып эшләгән Дамир Харрас улы Вагыйзовның әле яңа гына дөнья күргән зур күләмле «Месть» китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Китапның татарча басмасы...
-
Комсомолец китапханәчеләре балаларның җәен файдалы үткәрергә ярдәм итә
Комсомолец поселогы авыл китапханәсенең ишекләре балаларга һәрвакыт ачык. Китап укып кына калмадылар, балалар китапханә белән берлектә үткәрелгән төрле чараларда да катнаштылар. Аларда «Ромашка» мәктәп яны лагерена йөрүчеләр аеруча актив булдылар. «Россиядә Пушкин көне» кысаларында балалар Лукоморье дигән серле илдә булдылар, конкурсларда катнаштылар, ребуслар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Хәтер көнендә...
-
Круглое Поледа алмалар тараттылар
Круглое Поле поселогында мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, шулай ук актив яшьләр тырышлыгы белән «Алмалы кәеф» («Яблочное настроение») дип исемләнгән акция үтте. Аны «Без наркотикларга каршы» декадасына багышлап уздырдылар. Барысы бергә акциядә 55 кеше катнашты. Поселок буенча йөреп, очраган авылдашларга алмалар тараттылар. Ә алмаларны кабул итеп алучылар акцияне уңай бәяләделәр,...
-
«Иңне-иңгә куеп алты дистәдән артык гомер үтеп тә киткән», – ди Бәткедән Екатерина Главнова
8 июль - Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Бәтке авылында гомер итүче Главновлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды. Редакция хәбәрчесе буларак, әлеге тантанада миңа да катнашу насыйп булды.
-
Бәйрәм уңаеннан районыбызда февронкалар тарату флэш-мобы үтә
Бүген исә район хакимияте бинасында, Гаилә, тугрылык һәм мәхәббәт көне уңаеннан, февронкалар - бәйрәм төсмере кертелгән тасмаларны тарату булды. Мондый февронкаларны авыл җирлекләрендә дә таратачаклар. Россиядә 8 июльне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак 2008 елдан бәйрәм итә башладылар. Христиан динендә бу көн гаиләне һәм мәхәббәтне саклаучы дип ышанылган изгеләр...
-
Азыгы булса сөте дә җитәрлек, сыйфатлы була
Сишәмбе көнне районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, белгечләр һәм районның баш ветеринария табибы Әнсәр Әбделманов белән берлектә, терлек азыгы, комбайннарның, ындыр табакларының әзерлеге белән танышты.
-
«Якты юл» газетасы битләрендә сайлау алды агитациясе турында белдерү
«Россия Федерациясе гражданнарының референдумда катнашу хокукы һәм сайлау хокукларының төп гарантияләре турында»гы Федераль законның 50 маддәсе, Татарстан Республикасы Сайлау Кодексының 60 маддәсе нигезендә, «Якты юл» газетасы редакциясе,15 августтан 12 сентябрьгә кадәр вакыт аралыгында сайлау алды агитациясе материалын урнаштыру өчен, Татарстан Республикасы Президенты сайлаулары буенча теркәлгән кандидатларга һәм шулай ук «Тукай...