Кнәз мәктәбе укучылары татарча сөйләшергә чакыралар
Кнәз мәктәбе укучылары республика күләмендә үтә торган «Мин татарча сөйләшәм» конкурс-акциясендә ел саен актив катнашалар. Тәҗрибә уртаклашу һәм конкурска башка мәктәпләрне дә җәлеп итү максатыннан акциянең кураторы Рәмилә Фәррахова татар теле һәм әдәбияты укучыларының район һәм региональ семинарларында, шулай ук Чиләбе өлкәсендә мастер-класслар күрсәтте.
Акциягә старт 21 февральдә - туган тел көнендә бирелгән иде. Бу көнне укытучылар һәм укучылар Татар теле бәйрәме үткәрделәр. Балалар шигырьләр укыдылар, җырладылар, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмаклар әйттеләр, акциянең иң яхшы логотибына конкурс үткәрделәр. Җиңүчеләр блокнот, ручка, шар кебек призлар белән бүләкләнделәр, барлык катнашучыларга «Татар телендә минем беренче 150 сүзем» дигән сүзлек бирелде.
Язгы каникуллар вакытында акциянең активистлары Сосновый Борның «Солнышко», Татарстан поселогының «Лебедушка» һәм Яр Чаллының «Колобок» балалар бакчаларына бардылар. Анда алар халык уеннары оештырдылар, балаларга татарча әкиятләр, шигырьләр укыдылар, бергәләп акциянең логотибын рәсемгә төшерделәр, барлык нәниләр истәлеккә шарлар һәм флаглар алдылар.
Халыкны татарча сөйләшүгә тарту максатыннан активистлар акцияне поселоклар урамнарында дәвам иттеләр. 1 апрель көнне 10 сыйныф укучылары акцияне Яр Чаллының Энтузиастлар бульварында, сәүдә үзәкләре каршында уздырдылар.
Чара көннәрендә активистлар интернеттагы социаль челтәрдә үз битләрен ачып, фотоларны һәм видеоязмаларны шунда урнаштырып бардылар, дип хәбәр итә Кнәз урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе Рәмилә Фәррахова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев