7 апрель 2016 яңалыклары
-
Туберкулезны кисәтү җиңелрәк
Туберкулез - киң таралган йогышлы чирләрнең берсе. Медицинада аны ачыклауның һәм дәвалауның нәтиҗәле ысуллары булса да, туберкулез кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә зур куркыныч тудыручы авыру.
-
Кнәз мәктәбе укучылары татарча сөйләшергә чакыралар
Кнәз мәктәбе укучылары республика күләмендә үтә торган «Мин татарча сөйләшәм» конкурс-акциясендә ел саен актив катнашалар. Тәҗрибә уртаклашу һәм конкурска башка мәктәпләрне дә җәлеп итү максатыннан акциянең кураторы Рәмилә Фәррахова татар теле һәм әдәбияты укучыларының район һәм региональ семинарларында, шулай ук Чиләбе өлкәсендә мастер-класслар күрсәтте.
-
Атмосфера һавасын пычраткан өчен 30 мең сум штраф
Тукай районы суды Татарстан поселогы шәхси эшмәкәренә карата 30 мең сум күләмендә административ штраф билгеләү турында карар чыгарды. Күпләп ит, субпродуктлар сату белән шөгыльләнүче әлеге эшмәкәр зарарлы калдыкларны рөхсәтсез ташлап атмосфера һавасын пычратуда гаепләнә, дип хәбәр итә район суды.
-
Тукайлылар очраша
8 апрельдә, җомга көнне, Тукай районы якташлары Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда очраша. Быелгы чара бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм районга Тукай исеме бирелүгә 40 ел тулуга багышлап, «И мөкатдәс туган телем» исеме астында үткәрелә. Бәйрәм район үзешчәннәре катнашындагы концерт номерлары белән үрелеп барачак. Очрашу көндезге сәгать...