Туберкулезны кисәтү җиңелрәк
Туберкулез - киң таралган йогышлы чирләрнең берсе. Медицинада аны ачыклауның һәм дәвалауның нәтиҗәле ысуллары булса да, туберкулез кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә зур куркыныч тудыручы авыру.
Туберкулез нигездә үпкәләрне зарарлый, сөякләргә, буыннарга, бөерләргә һәм башка органнарга да зыян салырга мөмкин. Шулай ук күз һәм тире туберкулезлары да күзәтелә. Шуңа күрә сөякләрнең һәм буыннарның хроник чирләре белән интегүчеләр ел саен фтизиатр күзәтүен үтәргә тиешләр.
Чир туберкулезның ачык формасы белән авыручылардан төкерек, сидек аша күчә. Йорттагы терлекләр, шул исәптән этләр һәм песиләр дә куркыныч тудыра. Туберкулез белән авыручы сыерларның сөтен кайнатмыйча эчкәндә чир йоктыру очраклары да бар.
Микобактерияләр кеше организмына 90 процент очракта сулыш органнары аша күчә. Ләкин инфекция керү һәрвакыт чирнең азуына китерми. Монда организмның үзен саклау көче, гигиена кагыйдәләре роль уйный. Туберкулез бактерияләре булган кеше аерым савыттан ашарга, аерым сөлгедән, постельдән файдаланырга тиеш. Инфекция йоктырудан аеруча балаларны, хроник авыруларны сакларга кирәк. Борчылмаска, арымаска, туйганчы ашарга, спиртлы эчемлекләр, тәмәке һәм наркотиклар кулланмаска кирәк.
Туберкулез белән көрәштә табибларның төп бурычы булып аны иртә стадиядә, ягъни кеше авырлыгын югалта, төнлә тирләп уяна, температурасы күтәрелә башлаганчы ачыклау тора. Иртә диагностиканың иң яхшы ысулы - флюорография. Аның ярдәмендә 60-80 процент авыру билгеле була.
Истә тотыгыз, үзегезне яхшы хис итү ул әле син тулысынча сәламәт дигән сүз түгел, профилактик медицина тикшерүләреннән беркайчан да баш тартырга кирәкми. 15 яшьтән зуррак булган һәр кешенең ел саен флюорография үтүе мәҗбүри, ә балаларга исә туберкулезга каршы прививкалар ясала. Үз сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз, якыннарыгызны да авырулардан саклагыз, дип кисәтә район үзәк больницасы табиб-фтизиатры Флера Шәрипкулова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев