Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көнендә килүе кадерле

Нинди шатлыгым булса да, мин аның белән бүлешәм. Аңа шатлыгың да, эч серләрең дә, күңел сыкрануы да сыя, чөнки аны минем кебек гади авыл кешесе укый. Күпме кеше ул киләсе көнне көтеп ала, почта тартмасыннан алуга, бөтен эшен калдырып, район яңалыклары белән таныша башлый. Хәтта мин бер гаиләнең ике «Якты юл» газетасы алганын да беләм. Бу гаиләдә ир белән хатын газетаны бүлә алмый аптыраганнан соң, шулай итеп берьюлы уку әмәлен тапканнар. Газетабыз райондашлар белән аралашуның иң җылы юлы.

Бүгенге көндә без биклән-леләр шушы бәхеттән мәхрүм. Почта бүлеге мөлирен берәр айлап элек эшкә алдылар-алуын, ә менә почтальоннар юк. Газеталарны шәһәр почтамптында эшләүчеләр килеп тарата. Әлбәттә инде, матбугат чарасы вакытында килми. Күп очракта газетаны берничә номерын бергә генә тараталар. Бөтен проблема почтальоннарның хезмәт хакы түбән булуда. Шуңа күрә авыл халкы шәһәргә барып эшләп йөрүне кулайрак күрә. Шулай да әлеге кыенлыклар озакка бармас, Биклән кебек олы авылда почта бүлеге элеккечә тулы куәтенә эшләр дигән өмет бар. 
Район газетасында авылым-ның изге күңелле, мәрхәмәтле кешеләре турында бик күп язмаларым чыкты минем. Хәзер дә бикләнлеләрнең «Якты юл» битләрендә үзләрен күрәселәре килә. Үземнең дә авылдашларымның матур гамәлләре турында сөйлисе, башкаларга ирештерәсе килеп тора. Ләкин газета вакытында килмәгәч нишләргә соң? 
«Биклән авылы тарихы» китабым да авылдашларым турындагы язмалардан тупланды. Аны Уфа һәм Мәскәү дәүләт архивы материаллары белән баеттык. 
Әлеге китапта аерым «Почта-элемтә хезмәте» дигән өлеш тә бар. Аны авылыбызның тарихын язып калдырган, сугыш һәм хезмәт ветераны Шәех Абдуллинның кулъязмалары буенча эшләдем. Анда мондый юллар бар: «Совет дәүләте чорында халыкка почта-элемтә хезмәте күрсәтү яшәешнең аерылмас, кирәкле тармагы иде. 1933 елларга кадәр үк почта аша килгән хат, посылка, газета-журналларны Чаллы район үзәгеннән Биклән почта элемтә бүлегенә буран дими, кар-яңгыр дими, атлы җайдаклар белән ташыганнар. Ерак шәһәрләрдән җибәрелгән посылкалар, хатлар адресатларына вакытында килеп җиткән. Бөек Ватан сугышына кадәр (бүгенге көндә колхоз идарәсе урнашкан урында алты почмаклы беркатлы агач йортта) Гыймазетдин Сәйфетдинов авыл почта бүлегенең җитәкчесе булып эшләгән. Авыл халкы аны «почта Гыймай» дип йөрткән. Бу изге эшне ул һәрчак күңел биреп башкарган. Почта бүлегенә кем генә кермәсен, һәрберсенә ачык йөз күрсәтеп, эшлекле сөйләшә, аралаша белгән.
Бөек Ватан сугышыннан соң почта бүлегенә авылдашыбыз Барый Гыйльмановны билгелиләр. Ул бүлек белән озак еллар җитәкчелек итә, аның кул астында берничә хат ташучы эшли. Хатларны, газета-журналларны алар көне, сәгате, минуты белән китереп җиткерә. Шулай ук тармакта озак еллар намуслы хезмәт куйган авылдашларым Рәйсә Шәймәрдәнова һәм Нәсимә Миңнебаеваларның тырыш хезмәтен аерып атап үтәр идем. Бар кешегә ачык, мөлаем бу хат ташучыларны һәр йортта көтеп алалар иде. Ул чакларда халык газета-журналларга бик теләп, күпләп языла торган иде, күп укыйлар иде. Бер генә дә авырыксынып башкармадылар алар эшләрен», – дип язган ул. Әйе, Рәисә апа белән Нәсимә апа бик озак еллар хат ташучы булып эшләделәр. Ул вакытта сумкалары газета-журналлар белән тулып торыр, көч-хәл белән күтәрерләр иде. Шундый шартларда да авыл кешесе янында туктап, хәлен белергә җаен табарлар иде. Авыл халкы аларга бик тә рәхмәтле. 
Бүген почта хезмәткәрләренә кытлык безнең җирлектә генә түгел. Газета чыга, ә аны таратучы юк. Ә авыл җирлекләрендә газетага ихтыяҗ бар һәм киләчәктә дә булачак! 

Рәзинә СӘЕТГӘРӘЕВА. 
/ Рәзинә Сәетгәрәева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев