Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кермик әле урманнарга

Җәй буе эссе, коры һава тору, явым-төшем булмау сәбәпле республикабызда янгынга каршы тору режимы дәвам итә. Бигрәк тә урманнарыбызны сакларга бурычлыбыз. Матбугат чаралары һәм радио-телевидение хәбәрләрендә төп темаларның берсе – урманнарда янгыннар. Хәзер Якутияне 178 урында табигать янгыны телгәли. Бер тәүлек эчендә 253 мең гектардан артыграк мәйданда янгын сүндерелгән. Табигать казасына каршы 4,2 меңнән артыграк кеше һәм 655 берәмлек техника көрәшә. 

Татарстанда урманнарда янгын куркынычсызлыгын 25 урман янгыннары станциясе тәэмин итә. Янгын куркынычы янаган шартларда космик, авиация һәм җир өсте мониторингы уздырыла, урманнарны янгынга каршы чаралар комплексы үткәрелә.
Статистикага караганда, 90 процент очракта урман янгыннары барлыкка килүнең төп сәбәбе – янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү. 
Республикабызда быел инде дүртенче тапкыр урманнарга керү тыелу режимы кертелә. Бу турыда без Алабуга урманчылыгының район участогы урманчысы Ирек Сафин белән сөйләштек.
– Ирек Габделбәрович, сөенечкә, республикабызда әлегә көчле урман янгыннары юк. Күрше Башкортстандагы хәлләрне ишетеп, күреп, белеп торабыз. Урманнарга барудан тыелып тору яннгыннар чыкмасын өчен мөһим роль уйныйдыр?
– Әлбәттә, шулай. Безнең Алабуга урманчылыгында да гражданнарның һәм транспорт чараларының урманнарга баруын чикләү янгыннардан саклану өчен кертелде. ТР Министрлар Кабинетының 2021 елның 2 августында кабул итккән 671 карарында шул хакта әйтелә.
– Урманга керү юлларында киртәләр куясызмы, нинди саклык чараларын кулланасыз?
– Әйе, шлагбаумнар куелды, аншлаглар, кисәтү такталары урнаштырдык. Кешеләр аларны ватмасыннар иде. Урманнарда өч төркем патруль тәүлек әйләнәсе кизү тора. Рейдлар уздырабыз. Кешеләрне урманнарга бармаска чакырабыз, машиналарның да тыелып торуларын тагын бер кат сорыйбыз. Кызганыч, күпчелек кеше янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәми, нәкъ менә шул сәбәпле урманнардагы янгынның 90 проценттан артыгы кеше гаебе белән чыга.
– Кисәтүләрне санга сукмыйча, урманга барып учак ягучыларны нинди җаваплылык көтә?
– Безнең белән рейдларда эчке эшләр хезмәткәрләре дә йөри, кирәк чакта полицияне үзебез дә чакыртабыз. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган физик затларга 5 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга – 40 мең сумга, юридик затларга 500 мең сумга кадәр штраф салына. Кемнең дә булса гаебе белән урманда янгын чыкса, аңа карата беркетмә төзелә, ул РФ Җинаятьләр Кодексының 261 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартыла. Янгын чыгаруда гаепле зат матди зыянны да капларга тиеш. 
– Тукай районының Алабуга урманчылыгына караган урманнар ничә гектар? Аларны контрольдә тоту катлаулымы?
– Безнең карамакта 12580 гектар җир. Территориянең һәр почмагын, һәр агачын диярлек биш бармагыбыз кебек беләбез. Райондашлардан да урманнарыбызны саклауларын сорыйбыз. 
Мирһади Разов сөйләште. 
/ Фото Ирек Сафиннан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев