19 август 2021 яңалыклары
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #36/ "Э" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Кермик әле урманнарга
Җәй буе эссе, коры һава тору, явым-төшем булмау сәбәпле республикабызда янгынга каршы тору режимы дәвам итә. Бигрәк тә урманнарыбызны сакларга бурычлыбыз. Матбугат чаралары һәм радио-телевидение хәбәрләрендә төп темаларның берсе – урманнарда янгыннар. Хәзер Якутияне 178 урында табигать янгыны телгәли. Бер тәүлек эчендә 253 мең гектардан артыграк мәйданда янгын сүндерелгән. Табигать казасына каршы 4,2 меңнән артыграк кеше һәм 655 берәмлек техника көрәшә.
-
Тукайлылар бал сатты
Чаллының «Южный» агросәнәгать паркында беренчеләрдән булып Тукай районы эшмәкәрләре ярминкәләр сезонын ачып җибәрде.
-
Савым күләме кимүдән туктамый
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча тәүлеклек тулаем савым 93,8 тонна тәшкил итә, бу узган елгыдан 4,8 тоннага күбрәк.
-
Урып-җыю тәмамланды!
«Район игенчеләре урып-җыюда алдынгылыкны бирми, бер гектардан алынган уртача уңыш буенча без республикада беренче. Бөртеклеләрне җыеп алу хуҗалыкларда оешкан төстә барды, – дип белдерде дүшәмбе көнне узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов. Уңыш алу буенча «Ирек» җитештерү кооперативы» ҖЧҖ (бер гектардан 48,1 центнер), «Гигант» ҖЧҖ (32,5 центнер), «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ (27,1 центнер) алдынгы. Бөртекле культураларны урып-җыю тулысынча башкарылды. Район буенча бер гектардан уртача 21,6 центнер уңыш алынды».