Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Күңелем сандыгы”

"Күңел сандыгына бар да сыя: Серләр , уйлар, рәнҗеш, үче дә ... Серле сандык булып кала бирсен, Җиңелрәк булсын җаныңа... Ә шатлык хисләрен беркайчан да Салып куйма сандык төбенә! Бәхет касәләрең әзер торсын Су сибәргә тормыш гөленә!..." Районыбызның талантлы язучысы , "Тукай районы Гимны", "Изгелек Гимны" һ.б. бик күп җырлар,...

"Күңел сандыгына бар да сыя: Серләр , уйлар, рәнҗеш, үче дә ...

Серле сандык булып кала бирсен, Җиңелрәк булсын җаныңа...

Ә шатлык хисләрен беркайчан да Салып куйма сандык төбенә!

Бәхет касәләрең әзер торсын Су сибәргә тормыш гөленә!..."

Районыбызның талантлы язучысы , "Тукай районы Гимны", "Изгелек Гимны" һ.б. бик күп җырлар, шигырьләр авторы киң күңелле , ачык йөзле тумышы белән Биклән авылы кызы Рәзинә ханым Сәетгәрәева белән Яңа Бүләк мәдәният йортында булган "Күңелем сандыгы " дип исемләнгән очрашу кичәбез аның менә шушы шигыренә нигезләнеп үткәрелде.

Шагыйрь булып туалармы , шигырь язу осталыгына ничек өйрәнеп була, заказ буенча шигырь язып буламы һәм шигырь яисә башка әсәр тудырганда "Илһам" дигәне ничек һәм каян килә микән ?- менә шушы гади дә , четерекле дә сорауларга җавап эзләдек без Рәзинә ханым белән. Рәзинә Габделбәр кызы үтә дә ягымлы аһәң белән сорауларга җавап бирә, бик кызыклы әңгәмәдәш , моңлы итеп үзе иҗат иткән җырларны да җырлап җибәрә. Аның шигырьләре төрле темаларны яктырта, бик аңлаешлы итеп язылганнар, олысына да, кечесенә дә атап язылганнар.

"Мин бәхетле бүген, тагын таңда Күзләремне ачтым җиһанга.

Төн егете күккә менеп качты, Алсу кояш үбеп кочканда..."

Рәзинә ханымның бу шигырь юлларын укыганда гүя син дә нәкъ шул дөньяда йөзәсең, гүя син дә хыялга бирелеп аның белән бергә бәхетле елмаясың! Искиткеч матур, күңелгә якын шигырьләрне укыганда сиңа да каяндыр илаһи көч иңгәндәй була! Әле Рәзинә ханым пьесалар да яза башлаган икән, менә мәсәлән аның "Тылсымлы төн" әсәрен мәдәният хезмәткәре Гүзәл Хадиева җитәкчелегендәге Иштирәк мәдәният йортының балалар театры сәхнәгә дә куйган, шушы әсәр белән алар хәтта Республикакүләм "Иделкәем" балалар театрлары конкурсында катнашып дипломант исеменә дә лаек булганнар, Иштирәкнең балалар театрының яшь артистлары безгә дә шушы әсәрне тәкъдим итеп тамашачының көчле алкышларына лаек булдылар. Кичә барышында Рәзинә Сәетгәрәеваның бик күп шигырьләре укылды, аның "Тукай районы Гимны" һәм "Изгелек Гимны " җырларын үтә дә осталык белән Яңа Бүләк мәдәният йорты директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәзир Гыймазетдинов башкарды. Шулай ук Рәзинә ханымның "Мин кечкенә Тукай" дигән шигырен 3 яшьлек Нурислам Зарипов яттан сөйләп бар тамашачыны шаккаттырды.

"Туган җирнең тугры кошлары без, Уйламадык читкә китәргә...

Кендек каны тамган изге җирне Ничек инде ятим итәргә?..."

Рәзинә Сәетгәрәеваның "Без китмәдек" дигән бу шигыре туган җирендә тормыш итүче, туган авылын үстерүгә кулыннан килердәй эш эшләп яшәүче , аның данын , уңышларын еракларга ишетелсен өчен төрле өлкәдә хезмәт куючы һәркемгә дә кагыла! Искиткеч эчтәлекле шигырьләре, җырлары белән үз авылын, үз районын данлап яшәүче Рәзинә ханым Сәетгәрәева да шулар рәтендә! Очрашу кичәсендә катнашучы һәрбер тамашачы исеменнән Рәзинә Габделбәр кызына без чын күңелдән җылы рәхмәтләребезне ирештәрәбез, аңа һәм аның гаиләсенә имин, тигез тормыш, ныклы сәламәтлек , зурдан -зур иҗат уңышлары теләп калабыз! Рәзинә ханым иҗат чишмәгез саекмасын, яңадан -яңа ихлас , һәрбер күңелгә якын булырдай шигырьләр иҗат итүегезне дәвам итегез, "күңел сандыгыгыздагы" матурлыкка, яхшылыкка , изгелеккә, миһербанлылыкка төбәлгән сүзләрегез һәр кешегә барып җитсен, аларның да йөрәкләрендә изгелек, иминлек чаткылары уятсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев