Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае үтә

2-6 августта Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае үтә. Дөньяга сибелгән татарны бер йодрыкка туплаган бу мәртәбәле чарада меңләгән делегат, кунаклар катнашыр дип көтелә. Программаның беренче көнендә экскурсияләр каралган. Икенче көнне съезд делегатлары Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында булачаклар, мәгариф, мәдәният, фән, гаилә, демография, милли тәрбия, татар эшмәкәрлеге...

2-6 августта Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае үтә. Дөньяга сибелгән татарны бер йодрыкка туплаган бу мәртәбәле чарада меңләгән делегат, кунаклар катнашыр дип көтелә. Программаның беренче көнендә экскурсияләр каралган. Икенче көнне съезд делегатлары Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында булачаклар, мәгариф, мәдәният, фән, гаилә, демография, милли тәрбия, татар эшмәкәрлеге һәм хәйриячелеге темаларына дискуссияләр үтәчәк, «Татар эмигрантлары музее һәм татар халкының портрет галереясы» дип аталган түгәрәк өстәл оештырылачак. Өченче көндә Бөтендөнья татар конгрессының җитәкчелек органнарын сайлау каралган. 4 августта делегатларның Кукмара, Арча, Теләче, Балтач районнарына чыгуы планлаштырыла. Шул ук көнне алар «Түгәрәк уен» татар фольклоры халыкара фестивалендә, «Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәмендә катнашачаклар.

Тукай районыннан Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена кунак буларак район башлыгы Васил Хаҗиев чакырулы. Делегат буларак «Якты юл» («Светлый путь») газетаның баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев