20 июль 2017 яңалыклары
-
Яман шеш булмасын дисәң...
Соңгы 20-30 елда хатын-кызларда сөт бизе авырулары ешайды. Су тулган шеш тә, яман шеш тә очрый. Фиброз-киста мастопатия (җепселле тоташтыргыч тукымадан торган зарарсыз шеш) сөт бизе авыруларыннан иң күп очрый торганы. Аннан 20 дән 50 яшькәчә хатын-кызларның 20дән 60 проценты интегә. Клиник тикшеренүләр мастопатиянең күп очракта ракка әйләнү ихтималын раслый....
-
Казахстан татары Җәлил Ахунҗанов: “Бөтендөнья татар конгрессы корылтайлары милләт өчен гаять мөһим вакыйга алдыннан үткәрелә“
Бу көннәрдә Татар иленең генә түгел, Җир шарының төрле почмагында гомер итүче татар җәмәгатьчелеге 3-6 август көннәрендә Казан шәһәрендә узучы Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае уңаеннан милли багланышлар, якын киләчәккә уй-ниятләр белән янып йөри. "Якты юл" газетасы шушы гаять мөһим вакыйга турында бәян итүен дәвам итә. Хәбәрчебез Корылтай делегатлары белән...
-
Иминият компаниясеннән түләтүне юллап алу тәртибе
Редакциягә, аның электрон почтасына әледән-әле яшәешебезнең төрле тармаклары белән бәйле мәсьәләләр буенча укучыларыбыздан сораулар килеп тора. Без, үз чиратыбызда, юристлар ярдәме белән андый сорауларга нигезле җавап биреп барырга тырышабыз. Түбәндәге сорауны Бәтке авылыннан юллаганнар.
-
Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае үтә
2-6 августта Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае үтә. Дөньяга сибелгән татарны бер йодрыкка туплаган бу мәртәбәле чарада меңләгән делегат, кунаклар катнашыр дип көтелә. Программаның беренче көнендә экскурсияләр каралган. Икенче көнне съезд делегатлары Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында булачаклар, мәгариф, мәдәният, фән, гаилә, демография, милли тәрбия, татар эшмәкәрлеге...
-
Сүгенгән өчен – штраф
Район суды мондый җәзаны 39 яшьлек тукайлыга карата билгеләде. Ир-ат торак йортның подъездында сүгенә, үзен агрессив тота, кисәтүләргә колак салмый, шуның белән җәмәгать урынында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен боза. Судта ир-ат үз гаебен таный. Хокук бозган тукайлыны суд 500 сум күләмендә административ штрафка тартты.
-
Бүгенге көннән ноябрьдәге һава торышын билгеләп була – Тукай районында һава торышы
Бүген, 20 июль көнне, Тукай районында кояшлы. Тик болытсыз иртә инде төшкә таба сүрәнәер һәм болытлы күк йөзе кичкә кадәр сакланыр. Явым-төшемнәр көтелми. Һава температура көндез 26 градус җылылык, төнлә +13 градус. Sinoptik.com сайты фаразлавынча, иртәгә һәм бөрсекөнгә Тукай районында яңгыр яву ихтималы зур. Халык сынамышлары буенча бүгенге көннең ничек...